Мендәрең йомшакмы?
Тәмле йокы өчен нинди мендәр сайларга?
Йокы тыныч, уңайлы һәм тәмле булсын өчен мендәрнең дә уңайлы булуы мөһим. Төн дәвамында муенның һәм башның уңайсыз урнашуы баш авыртуына китерергә мөмкин, шулай ук атеросклероз, Альцгеймер авырулары куркынычын да арттыра. Иртәләрен муен тирәсенә массаж таләп ителсә, йокыдан торгач, үзегезне начар хис итсәгез, димәк, мендәрне алыштырырга вакыт.
Анатомик мендәрләр хәтер һәм латекс эффекты булган күбек кебек материаллардан ясала. Алар тән формасын, аның барлык борылышларын камил кабатлый. Бу мендәрләр муен мускулларын киеренкеләтми, арыганлыкны бетерергә ярдәм итә. Мондый мендәрләрне йокы позасын исәпкә алып сайлагыз.
Ортопедик мендәрләрне гадәттә табиблар билгели. Әлеге мендәрләрнең төп максаты – умырткалыкның муен бүлеге авыруларын кисәтү, аларны дәвалау. Бу мендәрнең үзенчәлекле формасына бәйле рәвештә муен һәм умырткалык тиешле формада урын алырга тиеш.
Мендәрнең зурлыгы. Безнең илдә мендәрләрнең стандарт үлчәме 50х70, 70х70 сантиметр санала. Шуңа җитештерүчеләрнең күбесе нәкъ менә шушы үлчәмдәге мендәрләр чыгара. Квадрат формасындагы мендәрләр сирәк очрый, чөнки аларны җитештерү өчен тукыма да, эченә тутыру өчен материал да күбрәк тотыла. Аларның бәясе дә кыйммәтрәк.
Мамык һәм каурый. Мамык мендәрләр – йомшак һәм җиңел, ә каурыйдан эшләнгән мендәрләр сыгылмалы була. Мендәр алганда, аның нәрсәдән эшләнүен сорашыгыз. Мамык күбрәк булган саен мендәр йомшаграк була. Каурый күбрәк булса, мендәр катырак була. Бу эчлекләрнең төп өстенлеге – аларның табигый (натураль) булуы. Җитешсез яклары да юк түгел: мондый мендәрләрдә тузан талпаннары булырга мөмкин. Мамык һәм йонга аллергия булган кешеләргә мондый мендәрләр куллану катгый тыела. Мондый мендәрләрне 2 елга бер тапкыр алыштыру яхшы.
Бамбук мендәрләр ясаганда махсус сүс кулланыла. Бамбук мендәрнең төп сыйфатлары: йомшак, җиңел һәм табигый материалдан булуы. Мондый мендәрләр экологик яктан чиста була һәм озак хезмәт итә. Бамбук мендәрләрнең җитешсезлекләре юк диярлек. Вакыт узгач, сүснең деформацияләнүен генә әйтергә мөмкин. Бу очракта да мендәрне алыштыру мөһим түгел, шуңа бамбук мендәрләр озак хезмәт итә.
Йон мендәр. Кагыйдә буларак мендәрләрдә дөя яки сарык йонын файдаланалар. Бу материал ныклыгы, йомшаклыгы, җылылыкны тотуы һәм “сулавы” белән аерылып тора. Җитешсезлеге – вакыт узу белән йонның укмашуы, аллергия куркынычы. Йон материал вакыт үтү белән тузан талпаннары һәм көя күбәләге үрчү өчен уңайлы җирлек булып тора. Мондый мендәрләрне юарга ярамый.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев