Кайсы күбрәк ошый: агымы, коңгыртымы?
Бүген кибетләрдә йомырканың нинди генә сортын тәкъдим итмиләр!
Белгечләр фикеренчә, Россиядә елына 42 миллиард данә йомырка җитештерелә. Йомырканы күп кулланабыз шул: камырга кушабыз, салатлар ясыйбыз, үзен генә дә ашыйбыз.
Кибеттән йомырка алганда, беренче чиратта аның саклану вакытына игътибар итәргә кирәк. Йомырка төргәктә сатылырга, коры, чиста булырга һәм ят исләр килмәскә тиеш.
Йомырка кабындагы маркировканы карарга онытмагыз. Йомырка капларында “А витамины яки каротиноидлар белән”, “авылныкы”, “йод белән”, “фитнес” (селен белән), “витаминлы” дигән язулар була. Мондый сүзләр язылган икән, димәк, әлеге йомыркаларны салган тавыкларның азыгына шушы витаминнар һәм микроэлементлар кушылган. Мондый йомыркалар хакында белгечләрнең фикерләре төрле. Кайберәүләр бу файдалы дип саный, чөнки йомыркадагы витаминнар тулысынча диярлек үзләштерелеп бетә. Икенче берәүләр моны кирәгеннән артык дип саный, чөнки кешегә кирәкле матдәләр йомыркада болай да тупланган.
Йомырка сарысының төсе тавыкның нинди азык ашавына бәйле. Авыл тавыкларыныкы ул – җете сары, ә фабрика тавыкларыныкы ачык сары төстә була. Ләкин, фабрика продукциясен авылныкы дип сату өчен, кайбер җитештерүчеләр тавык азагына махсус буягычлар куша һәм бу йомырка сарысына төс кертә.
“Роскачество” үзәге “эко”, “био” маркировкаларына алданмаска киңәш итә. Россиядә мондый маркировкалы товарлар өчен сертификация юк. Димәк, товарның язу таләпләренә туры килүенә бернинди гарантия дә юк.
Йомырканы кайда җитештерелүенә игътибар итегез. Йомырка никадәр иртәрәк чыккан һәм җитештерүче сатып алу урынына никадәр якынрак булса, шулкадәр яхшырак.
Йомырканы пешерер алдыннан аны җылы су белән сабынлап юарга онытмагыз. Бу эштән соң кулларны да сабынлап юарга кирәк, чөнки йомырка кабыгында сальмонелла бактерияләре булырга мөмкин.
Йомыркаларны көчле исле ризыклардан һәм чи иттән аерым саклагыз. Иң яхшы температура 0 +5 градус. Саклаганда, йомыркалар очлы башлары белән аска карап торырга тиеш. Шулай иткәндә, йомырканың сарысы уртада торачак һәм озаграк сакланачак. Бу йомырканың киң өлешендәге микропоралар аша яхшырак “суларга” мөмкинлек бирә.
Йомырка кабыгының төсе исә тавык төсенә бәйле: “блондинкалар” – ак, “брюнеткалар” көрән йомырка сала. Әмма йомыркаларның составы һәм үзлекләре бертөрле.
Йомыркаларны тозлы суда пешерегез. Йомырка ярылса да, тоз аксымны чыгармый. Пешкәннән соң йомырканы салкын суга салырга кирәк, алай ул яхшырак чистартыла.
Йомырка ашау буенча дөнья лидеры – Япония. Анда көн саен һәр кеше бер йомырка ашый икән. Ә менә россиялеләр йомырканы азрак ашый, чөнки алар күбрәк ярымфабрикатларны сайлый. Тулысынча әзерләнеп бетмәгән ризык ашаганчы, бер йомырка пешереп ашасагыз, файдалырак булыр!
Найлә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев