Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йөрәк эшчәнлеге бозылганда

Йөрәк эшчәнлеге бозылганда халык медицинасы түбәндәге ысуллар кулланып карарга тәкъдим итә.

1. Йөрәк өянәге булганда күкчәчәк төнәтмәсе файдалы. 1-2 бал кашыгы күкчәчәк чәчәген, 1 стакан кайнар суда пешереп, 1 сәгать төнәтәләр. Шуны көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан 10-15 минут кала, чирек стаканлап эчәләр.

2.  Стенокардиядән дәвалану өчен дүләнә төнәтмәсе файдалы.  6 аш кашыгы сукыр кычыткан һәм 6 аш кашыгы дүләнә катнашмасына 7 стакан кайнап чыккан су салып пешерәләр. Кәстрүлне яхшылап төреп, 1 тәүлек тоталар. Марля аша сөзеп, дүләнә җимешләрен алгач, көнгә 3 тапкыр, 1 әр стакан эчәләр. Тәмләндерү өчен шул ук ысул белән эшләнгән гөлҗимеш төнәтмәсе кушып эчәргә мөмкин.

3. Тынны кыса торган стенокардия вакытында бал белән сарымсак ашау файдалы. 1 литр бал, 10 лимон, 5 баш сарымсак алына. Лимонның суын сыгарга, сарымсакны уарга кирәк. Барысын бергә бутап, өстен каплап, бер атна караңгы урында тотарга. Көнгә 1 тапкыр 4 балкашыгы кабарга. Һәр кашык капкан саен 1 минут көтеп торырга.

Фото -  "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев