Һәркем маляр булыр иде!..
Буяу сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Бүген кибетләрдә буяуларның нинди генә төрләре юк! Буяу өслектә озак еллар яхшы саклансын өчен, аның составы гына түгел, ә өслекнең дә нәрсәдән булуы мөһим.
Агач өслекләр өчен – алкид яки акрил буяулар, тышкы эшләр өчен составында антисептиклар булган махсус буяулар яхшырак була. Алкид буяулар дымга чыдамрак, ләкин озаграк кибә. Шул ук вакытта акрил буяулар экологик яктан яхшырак. Металл өчен коррозиягә каршы эмаль яки “чүкеч” буяулар оптималь булачак. Алар өслекне саклый һәм вак кимчелекләрне яшерә.
Грунтовка. Буйыйсы өслекне грунтовкалау мәҗбүри, тик аңа күпләр игътибар бирми. Дөрес сайланган грунтовка буяуның өслеккә ябышуын тәэмин итә һәм буяу чыгымнарын сизелерлек киметә. Агач өчен – универсаль грунтовка, ә металл өчен коррозиягә каршы өстәмәләр кушылган махсус составлы грунтовка яхшы санала.
Майлы буяу – иң борынгы һәм яхшы таныш эшкәртү материалларының берсе. Бәйләүче функциясен үтәүче майлар, ничек кибүенә карап, кибүче, ярымкибүче һәм кипмәүчегә бүленә. Кибүче буяуларга – җитен, киндер майлары, ярымкибүче буяуларга – көнбагыш, кукуруз, соя, ә кипмәүчеләргә кастор мае керә. Иң яхшысы – җитен мае.
Буяу эшләре өчен идеаль шартлар. Буяу эшләрен 10-25 градуска кадәр җылы һәм коры көнне башкару кирәк. Туры кояш нурлары буяуның бик тиз кибүенә һәм кытыршылыклар хасил булуына китерергә мөмкин. Койманы – ике кат, һәр катны киптереп буярга кирәк. Зур мәйдан өчен буяу пультын куллану уңайлырак булыр, ул тигез буярга ярдәм итә. Шулай ук валик яисә сыйфатлы пумала белән дә эшләргә мөмкин.
Агач идән өчен үзагач фактурасы әһәмиятле. Идәнне асылда ныклыгын, чыдамлылыгын арттыру, дымнан, күгәрек һәм механик зыян килүдән саклау өчен буйыйлар. Буямаган очракта хәтта иң сыйфатлы агачның да хезмәт итү срогы 2-3 елдан артмый. Агач өслекләрне буяу өчен акрил, майлы һәм эмаль буяулар кулай.
Бетон идән дә, рекордлы дәрәҗәдә нык һәм “озын гомерле” булуына карамастан, буяуга мохтаҗ. Буялмаган очракта, өслегеннән тузан чыгып торачак. Моннан тыш буялмаган бетон идән бик матур да түгел. Мондый идәнне буяу өчен эпоксид, бетон идәннәр өчен махсус составлы акрил һәм полиуретан эмальләр кулланыла. Бетон идән өчен бу эшнең кайда башкарылуы мөһим. Торак бүлмә икән, буяуның агулы булуына игътибар итү кирәк. Бүлмәнең вентиляциясен, дымлылыгын да белеп тору шарт. Кайбер буяулар белән (мәсәлән, эпоксидлы буяу) фәкать әйбәт җилләтелә торган бүлмәдә генә эш итәргә ярый. Ә инде буяу эшләре урамда башкарылганда, материалның явым-төшемгә чыдамлыгын һәм идәнгә нагрузканы белеп тору да кирәк.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев