Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гөлләр тузан яратмый

Гөл яфракларындагы тузанны ничек чистартырга?

Гөлләр бүлмәдәге һаваны тузан­нан чистартырга ярдәм итә, һаваны сафландыра. Алар авырып китмәсен, корткыч бөҗәкләр үрчемәсен өчен, гөл яфракларын да чистартып тору кирәк.

Зур һәм шома яфраклы гөлләрне – мәсәлән, фикус, диффенбахия, кротон­ны ешрак чистарту таләп ителә. Алар­да тузан күбрәк күренә. Атнасына бер тапкыр дымлы чүпрәк белән яфрак­ларның астын да, өстен дә сак кына сөртеп алыгыз.

Бөгәрләнеп торган, төрле форма­дагы яфраклы гөлләрне тукыма белән сөртү уңайсыз. Мәсәлән, абагасыман­нар, крассула, драценаны душ белән коендыру җайлы. Душка «кертер» ал­дыннан гөл туфрагын пленка белән капларга онытмагыз.

Гөл яфракларына корым һәм май да утырырга мөмкин. Бу очракта алар­ны сабынлы яки шампуньле су белән юарга кирәк.

Йонлач яфракларны, мәсәлән, ка­рабодай гөленең яфракларындагы ту­занны коры пумала белән чистартыр­га мөмкин. Йонлы тукыма яки щетка да кулланырга була. Кайбер очраклар­да, мәсәлән, яфракка май утырса гына су кулланырга рөхсәт ителә.

Чыганак: «Атна вакыйгалары» газетасы

Зөлфия Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев