Гөл үстерүчеләргә
Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.
Гөл үсеп утырган чүлмәкләрнең урынын еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла. Урынын еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.
Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.
Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае си- беп җибәрегез.
Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев