Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гемоглабинны күтәрәбез

Бер үк күләмдә яңа сыгылган кара торма, кишер, кызыл чөгендер, гранат соклары алып, барысын бергә болгатыгыз.

Банкага бушатып, өстен каплап, 3 сәгать җылы духовкада төнәтегез дә, суынгач сөзегез. Сыеклыкны өсте ныклап ябылган савытта суыткычка куеп сакларга кирәк. Аны 2-3 ай дәвамында көнгә 3 мәртәбә ашарга ярты сәгать кала 2-3 аш кашыгы эчәләр. Мондый төнәтмә әзерли аласыз: 1әр аш кашыгы вакланган миләш һәм гөлҗимешкә ике стакан кайнар су агызалар. Шуны сүрән утта 5 минут кайнаталар. Савытны калын сөлге белән төреп, бер тәүлек тоткач, сөзәләр. Аз гына бал салырга була. Төнәтмәне көнгә 3-4 мәртәбә ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. 
* 300 әр грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инжирне, кабыклы килеш 2 лимонны (төшләрен алырга) иттарткыч аша чыгаралар да тәменә карап, бал салалар һәм барысын бергә яхшылап болгаталар. Катнашманы пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Көнгә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр. 
* 250 грамм башлы суганны ваклап турап, 200 грамм шикәр комы, ярты литр су салалар, бергә болгаткач, сүрән утта 2 сәгать тоталар, шуңа 2 аш кашыгы бал салып болгаталар. 1 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр ашаганнан соң 1 аш кашыгы эчәләр. 

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама