Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Эвкалипттан грипп та курка

Гриппка каршы халык чараларын белмәгән кеше юктыр.

Гриппка каршы халык чараларын белмәгән кеше юктыр. Әмма бу авыруның якынлашуын кисәтеп торганда аны искә төшерү бер дә комачауламас.

Эвкалипт латин теленнән «яхшы haвa» дип тәҗемә ителә. Әйтүләренчә, эвкалипт агачлары үскән урында суларга да жиңел, ди. Аңардан ясалган препаратлар исә ялкынсыну, йогышсызландыру һэм какырык чыгару үзлегенә ия һәм шуңа да аны салкын тиеп авырган вакытта еш кулланалар.

Грипп көчәйгән вакытта бер аш кашыгы ваклап туралган эвкалипт яфрагына бер стакан салкын су салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыгуга, уттан алабыз да бер сәгать төнәткәч, сөзеп, тамакны чайкыйбыз.

Өйдә берерсе салкын тидереп авырып ятканда эвкалиптның эфир маен сатып алып, суга берничә тамчы май тамызып, шуны көненә берничә тапкыр пульверизатор белон өйгә сиптереп чыксагыз да була.

Гриппны булдырмау ниятеннән эвкалипт яфрагына мелисса, кура җиләге яфрагы һәм бал кушып ясалган катнашманы да куллана аласыз. Моның өчен бертигез күләмдә алынган үләннәрне кофе тарткычта ваклап, шул катнашма күләмендә бал кушып, ике-өч көн жылы урында тотыгыз. Көненә өч мәртәбә ашар алдыннан берәр чәй кашыгы кабул итегез.

Бронхит вакытында 10 грамм ваклап туралган эвкалипт яфрагына бер стакан кайнар cy агызып, «cy мунчасы»нда 5-10 минут кайнатабыз, ике-өч катлы марля аша сөзеп, аз гына суынгач, көненә берничә тапкыр чирек стакан эчәбез. Ангинадан җәфаланучыларга шуның белән тамакларын да чайкатырга була.

Фото - Изображение от <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/close-up-on-eucalyptus-plant_20891766.htm#query=%D0%BB%D0%B8%D1%81%D1%82%D1%8C%D1%8F%20%D1%8D%D0%B2%D0%BA%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D0%BF%D1%82%D0%B0&position=7&from_view=keyword&track=ais&uuid=be6bc3c1-02e3-45f4-903c-dce16a3f7df7">Freepik</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев