Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Чәчәклеме, чәчәксезме?

Обой – бүлмәгә ямь өстәүче элемент

Кайвакыт обой сатып алганда бик матур күренә, әмма өйгә алып кайтып ябыштыргач бөтенләй икенче төрле була, ошамый башлый. Обой сайлау – бик четерекле һәм кыен эш. Чөнки ябыштырган обойны ошамый дип куптарып атып та, көн саен алыштырып та булмый. Шуңа күрә дә обой сайлаганда һәр өлешкә аерым игътибар биреп сайларга кирәк. Бүген обойларны сайлап алу мөмкинлеге бик зур. Дөрес сайланган обой бүлмәне бизәп кенә калмыйча, аны зурайтып та күрсәтәчәк.

Обойның төсен сайлаганда, бүлмәдә ничә тәрәзә, аларның кайсы якка караган булуына игътибар итегез. Тәрәзәләре көньякка караган бүлмә өчен караңгы куе төсләр сайларга була. Кояш төшми торган бүлмәне, киресенчә, җылы, ачык төсләр яктыртып җибәрәчәк.

Обойны – йорт җиһазына яисә йорт җиһазын обойга туры китереп алучылар да бар. Вертикаль сызыклары булган обойларның түшәмне – биек, ә горизонталь сызыклыларының тәбәнәк итеп күрсәтүен истә тотыгыз.

Эре чәчәкләр төшкән обой зур залларга гына килешә. Бәләкәй бүлмәләргә кечкенә бизәклесен яки бөтенләй бизәге булмаганын алыгыз. Бүлмә никадәр тар һәм стенасы тәбәнәк булса, обойның төсе шулкадәр яктырак булсын.

Обойның төсе өйдәге утларның урнашуына, яктылыгына да бәйле. Мәсәлән, ялтыравыгы, рельефлары булган “җылы” яки “салкын” төсмерле лампочкалар ярдәмендә яктылыкны төрлечә “уйнатып” була. Бу очракта яктылык һәм бүлмәнең матурлыгы бары тик сезнең фантазиягезгә генә бәйле.

Кибеттә обой бер төсле, ә өйгә алып кайтып карагач бөтенләй башкача күренгән мисаллар да бар. Мондый аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, обой алганда, аны кибетнең уртача яктылык төшкән урынына алып барып карагыз.

Соңгы вакытта бер бүлмәгә ике төрле обойны аралаштырып ябыштыру киң таралды. Аларның берсендә чагу бизәкләр булса, икенчесен тыныч төстә сайлыйлар. Эксперимент ясаудан курыкмагыз. Хәзер күп кенә кибетләрдә аларны дөрес сайларга ярдәм итүче дизайнерлар бар һәм алар сезгә бик теләп ярдәм итәчәк.

Балалар бүлмәсенә исә обойны аларның яшенә, кызыксынуына карап сайлагыз. Мәктәп яшендәге балалар бүлмәсенә чагу рәсемнәр, курчаклар, машиналар төшкәнен ябыштырырга ашыкмагыз. Болар дәрес әзерләгәндә фикер тупларга комачаулаячак.

Кечкенә бүлмә өчен аксыл төстәге обой сайлагыз. Бизәксезен тигез стенага гына ябыштырырга мөмкин. Стенага фото, картина эләргә уйлыйсыз икән, эре чәчәкле, бизәкле обой алмагыз.

Белгечләр аш-су бүлмәсенә ак, аксыл-соры төсләр тәкъдим итә. Йокы бүлмәсенә – зәңгәрсу, күк, алсу, яшькелт, кунак бүлмәсенә – саргылт, зәңгәр, яшел төсләр кулай.

Әгәр дә обой сатып алу максаты белән кибеткә килгәч кайсын сайларга белми аптырап каласыз икән, чәчәксез, рәсемсез, тыныч, җылы төстәге һәм гади фактуралысын алыгыз.

Обойларны гадәттә җәй көне ябыштырырга тырышыгыз. Бу эшне кыш көне башкарганда, бүлмәдәге һаваның коры җылы, йорттагы дымлылык дәрәҗәсенең түбән булуы аркасында, обойга сыланган җилем ябыштырганчы ук кибәргә өлгерә. Нәтиҗәдә, обоегыз бик тиздән кубып та төшәргә мөмкин.

Ябыштыру өчен кәгазь обой сайлаган булсагыз, бигрәк тә кыен булачак. Мондый шартларда алар тигез ябышмый, эчендә һава калып куба да башлый. Әмма кәгазь обой сәламәтлек өчен иң куркынычсызы булып санала.

Балалар бүлмәсенә дә гадәттә кәгазь обой ябыштыралар. Мондый төр обойлар тар була. Шунлыктан аларны ябыштыру мәшәкатьлерәк, бәясе ягыннан да кыйммәткәрәк чыга.

Сыйфатлы винил обойлар да зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Әмма һава үткәрмәве аркасында мондый обой астында гөмбәчекләр пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә артык дымлы бүлмәгә винил обой ябыштырырга киңәш ителми. Әлеге төр обойның арзанлы аналоглары һавага бензол, стирол кебек зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.

Йокы бүлмәләренә флизелин обой ябыштырырга киңәш ителә. Алар һаваны яхшы үткәрә һәм мондый обойны юып булу белән дә уңайлы.

Обойларны исеме билгеле булган, танылган җитештерүчедән генә алырга тырышыгыз. Ялган товарга юлыкмас өчен обойны эре төзелеш кибетләреннән яисә үзегезгә яхшы таныш булган кибетләрдән генә сатып алыгыз.

Илвина Зәйнуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев