Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Беренче медицина ярдәме

Тормышта төрле хәлләр була. Шәфкать туташы булмасагыз да, беренче ярдәмне күрсәтергә мөмкин.

Күзгә чүп кергәндә:

1. Савытка мөлдерәмә итеп су алырга һәм чүп кергән күзне суда тиз-тиз ачып-йомарга.

2. Өске күз кабагын читеннән эләктереп, алга, аска таба 10-15 секунд чамасы тартып торырга. Яшь белән чүп тә ияреп чыга.

Яшен сукканда кеше табигый сулыш ала башлаганчы (кайчак берничә сәгать дәвамында) ясалма сулыш алдырырга. Кичекмәстән табиб чакырырга.

Суга баткан кешенең киемен салдырырга, бармак белән сак кына авызын пычрак һәм лайладан чистартырга, телен тартып чыгарырга һәм аны ияге турысында тотып торырга. Ашказанын һәм сулыш юлларын судан арындыру өчен баткан кешене корсагы белән тезенә яткырырга. Ясалма сулыш алды­рырга (кайчак шактый озак), бәлагә юлыккан кеше аңына килгәч аны яхшылап төрергә, кайнар чәй яки кофе эчерергә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев