Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Беренче медицина ярдәме

Тормышта төрле хәлләр була. Шәфкать туташы булмасагыз да, беренче ярдәмне күрсәтергә мөмкин.

Берәр җир тайганда яки сынганда утырырга тырышмагыз. Зарарланган урын кузгалмаслык итеп шин салырга яки бәйләргә. Авыруны кичекмәстән табибка илтергә.

Сеңер тартылганда яки өзелгәндә хәрәкәтләнмәскә, салкын куярга һәм юеш бинт белән тыгыз итеп бәйләргә.

Бәрелгәндә шул урынны бәйләргә һәм салкын куярга.

Тән сыдырылганда яки киселгәндә яра тирәсенә йод яки марганцовка сөртергә, шәхси пакеттагы материал яки чиста бинт белән бәйләргә.

Җиңелчә өшегән (тиренең агаруы, тою сәләтен югалтуы) урынны чиста бияләй белән ышкырга, тире кызара башлагач, тозсыз туңмай яки акмай сөртергә. Тирене кар белән ышкырга ярамый.

Тәннең аерым өлешләре кырылганда моның сәбәбен белергә (аяк киеме артык кысан яки зур, оекбаштагы җөйләр), аларны бетерү чарасын күрергә. Кырылган урын кызарган булса, вазелин сөртеп бәйләргә, аякка уңайлы әйбер кияргә. Яра барлыкка килсә, марганцовка эремәсе сөртергә, стрептоцид порошогы сибәргә.

Тиредә ясалган куыкларны тишмәскә, спирт яки йод белән ышкырга һәм вазелин сөртеп бәйләргә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев