Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Бәйрәмне хәвефсез үткәрик

Озын ялларда иминлекне тәэмин итү бик четерекле

Яңа ел чорында караклар активлаша, ди хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Озак вакытка кая да булса китәргә җыенсагыз, ышанычлы күршегездән өегезгә күз-колак булуын сорагыз.

Йозакка да игътибар итегез. Йозак ныклы түгел, яки ватылу куркынычы бар икән, яңаны алыгыз.

Фатир басучыларны күп очракта евротәрәзәләр җәлеп итә. Бу очракта иң ышанычлы алым – йортны үзәкләштерелгән сак сигнализациясенә тоташтыруны сорап, полициягә мөрәҗәгать итү. Сигнализация кушылып, полиция хезмәткәрләренә һәм хуҗаларга чит кеше керүе турында хәбәр итә.

Берничә атнага ялга киткәндә, күршеләрегездән почта тартмасындагы түләү һәм реклама кәгазьләрен, газеталарны алып куюларын сорагыз, чөнки алар хуҗаларның өйдә булмавын дәлилли.

Каракларны “алдау” өчен берничә алым кулланырга мөмкин. Өйдән чыгып киткәндә, берәр бүлмәдә өстәл лампасын кабызып калдырырга мөмкин. Теле- һәм аудиоҗиһазларны билгеле бер вакытта кабызу һәм сүндерү мөмкинлеген бирүче программалар бар. Үзегез булмаганда, өйдән тавыш килү аның буш булмавына шик тудыра.

Күпфатирлы йортларның беренче катында яшәүчеләргә тәрәзәләргә корыч рәшәткәләр куярга киңәш ителә. Аларны эчке яктан куйсагыз, отышлы. Һичьюгы тәрәзәгә тыгыз, калын штора һәм жалюзи эләргә мөмкин. Бу очракта караклар йортта кеше булу-булмавын күрә алмаячак.

Ихатага яки фатирга керү юлына урнаштырылган күзәтү камералары да иминлекне тәэмин итә. Видеокамералар йортны саклый алмаса да, мондый хәл була калса, каракларны ачыкларга ярдәм итәчәк.

Кая да булса баруыгызны ачыктан-ачык күрсәтмичә, тыныч кына китәргә тырышыгыз. Начар ниятле кешеләр сезне берничә көн күзәтеп йөреп, йортыгыздан берничә көнгә китүегезне бик тиз ачыкларга һәм мөмкинлектән файдаланып калырга мөмкин.

Өйдә булмавыгыз, кая да булса китүегез турында чит кешеләр, ышанычлы дустыгыз булмаса, хәтта күршеләрегез белән дә сөйләшмәвегез хәерле. Аларның күңелсез хәлләргә катышы булмаса да, моны аларның танышлары яки башкалар эшли ала.

Сез югында су басмасын өчен, кагыйдәләрне үтәгез. Җылылык, канализация һәм су системаларындагы аварияләр су басуга сәбәп булырга мөмкин. Йорттан чыгып киткәнче, аш һәм юыну бүлмәләрендәге краннарны карап чыгыгыз. Су агып, тамып торса, чарасын күрегез. Газ һәм су бирү краннарын ябып калдырыгыз.

Күңелсез хәлләргә тарудан сакланыгыз. Бәйрәм чаралары вакытында халык аз булган урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Парк, буш парковкалар, спорт мәйданчыклары һәм аулак урыннар аша юлны кыскартмагыз. Кич урамда йөргәндә, җанлы һәм яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз.

Куркыныч эшләргә котыртучы кешеләргә җавап бирмәгез, коткыга бирешмәгез. Талау максатыннан һөҗүм итсәләр, булдыра алганча катырак, ныграк кычкырыгыз.

Балагыздан акча яки нәрсәдер җибәрүне сорап, өегезгә сездән башка берәү дә килә алмый. Бе-рәүне дә төн кунарга кертергә ярамый! Нинди генә хәл килеп чыкса да, үзләрен хат ташучы, табиб, полиция вәкиле, сантехник, электрик, әти-әнинең танышлары дип танытучыларга, алар ничек кенә сораса һәм үгетләсә дә, ишек ачарга ярамый! Балалар өчен чит-ят кеше ул – бала белмәгән кеше. Шуны балаларга яхшылап аңлатыгыз.

Балалар күп вакытларын дуслары белән үткәрергә тырыша. Аларның кемнәр белән аралашуына һәм кайда йөрүләренә игътибарлы булыгыз. Балагызның нинди китаплар һәм видеопродуктлар куллануын да контрольгә алыгыз. Интернетта аралашуын чикләгез һәм көн дәвамында күз уңыннан чыгармагыз.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген дә балаларның даими исләренә төшереп торыгыз.

Фото – «Татар-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев