Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Аптырап калма

Тырнакларны ныгыту өчен майонез ванночкасы кулланып кара.

Көнкүрештәте гап-гади генә нәрсәләр, кайваныт бик тә кирәкле булып куя. Мәсәлән, вазелин. Яраткан күз буявың (тень) бетте, ә кибеткә барырга вакытың калмадымы? Вазелинга ризык буягычы сал да, узең теләгәнчә буя. Шулай ук иннек һәм кершән дә ясарга була.

Вазелин шулай ук ислемайларның гомерен дә озынайта ала. Башта пульслы урыннарга вазелин сөртеп чыгарга кирәк, аның өстеннән ислемай тамыз. Болай иткәндә яраткан ароматың бик озак сакланыр.

Ризыклар да синең йөз, тән төсен матурлый ала икән.  Сүз диеталар турында бармый. Әйтик, бананнан бит өчен табигый косметик битлек ясап була. Бер бананны изеп, аны битеңә һәм муеныңа сөрт, 10-20 минуттан соң масканы юып төшер. Бит тиресенең йомшарып китүеннән бик канәгать калырсың. Тәндәге пигмент, сипкелләрдән арынасың килсә, әллә нинди кыйммәтле кремнар алырга ашыкма. Бу урыннарга лимон согы сөрт, аны 15 минуттан соң юып төшер. Лимон согы - табигый агартучы матдә.

Тырнакларны ныгыту өчен майонез ванночкасы кулланып кара. 5 минуттан соң кулларыгызны жылы су белән юыгыз.

Битеңә кара нокталар чыгып интектерсә, һәр көн шифалы су белән юынып кара, ярдәме тими калмас. Биттән бетчәләрне чистартырга теш пастасы да ярдәм итә ала. Кич белән аны бетчәгә сөртеп куйсаң, иртәнгә ул кибәр.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев