Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Очланмый калган кибәннәр... (икенче бүлек)

Илгә килгән кайгыны ил белән бергә күтәрүе дә җиңелрәк диләр. Сугыш дип, гел борын салындырып, кара көеп йөреп булмый. Үстергән игенне җыеп алырга, урырга, суктырырга, киптерергә кирәк. Ул кирәкләрне саный китсәң, аяк бармаклары да җитмәс. Иккән иген пешкән икмәк булып өстәлгә менгәнче күпме тир түгә авыл кешесе!

Августның кояшлы көннәре иде. Урак өстендә мондый аяз көннәрнең һәр минуты кадерле. Хатыннар тирләп-пешеп ындыр табагында кул җилгәргече белән арыш чистарталар иде. Күбесенең ирләре фронтта. Мескен хатыннар хәзер "монысы ирләр эше", "монысы хатын-кыз эше" дип сатулашып тормыйлар, бригадир нинди эшкә куша, бер карусыз, шунда баралар. Җилгәргеч шавы аша аларның үзара сөйләшкәннәре, ара-тирә тыенкы гына көлеп куйганнары ишетелә.

- Фатыйма апаем, син укытучы кеше, беләсеңдер, хөкүмәт Кәҗә авылыннан еракмы ул? - дип сорый Мөсәвәрә түти.

Фатыйма көлеп җибәрүдән көчкә тыелып калды.

- Хөкүмәт башкалада урнашкан ул, Мөсәвәрә апа. Безнең Татарстан хөкүмәте Казанда, СССРныкы Мәскәүдә. Ә сиңа нигә кирәк булды соң әле хөкүмәт?

- Мөхәммәд пәйгамбәре сугышта кырык көннән кырык көнгә гаскәрен алыштырып торган ди. Безнең хөкүмәт тә минем Сабирулламны кырык көнгә димим, берәр атнага кайтарып тормас микән дим? Язып җибәрим микән әллә дигән идем.

- Нәрсә, Мөсәвәрә түти, Сабир абзыйны сагындыңмы?

- Кара син аны, кара! Ул ярты ел элек киткән Сабирын сагына! Ә минеке сугыш башланган көнне үк китте. Син, Мөсәвәрә, үзең турында гына уйлама, язсаң, мине дә кертеп яз, яме?

Хатыннар тыенкы гына көлешеп алдылар. Шулчак тарантаска җиккән атын җан-фәрманга чаптырып, ындыр табагына колхоз рәисе Галиев абый килеп керде. Үзе тарантасына аягүрә баскан, үзе нәрсәдер кычкыра. Тарантас дырылдыгы, триер шавы аша аның нәрсә әйткәнен дә аңлап булмый. Председатель хатын-кызлар янына килеп җитүгә, атын да туктатып тормастан, тарантасыннан сикерде. Кулларын болгый-болгый, ниндидер хәвефле, куркыныч хәбәр китергән кеше шикелле:

- Килеп җиттеләр! Тизрәк булыгыз, тизрәк! Пүлүк кайда? Пүлүк кайда дим мин сезгә? Нәрсә карап каттыгыз? Тизрәк яшереп өлгерергә кирәк! - дип кычкырырга тотынды.

Хатыннар бер мәлгә ни әйтергә белми куркып калдылар. Мөсәвәрә түти һуштан язып егылды. Сугыш вакытында кемнең, фәкать немецларның гына килеп җитүе ихтимал иде. Бүтән кем булсын? Хатыннарның күбесе шулай уйлады.

- Су китерегез! Салкын су! - дип әмер бирде председатель тагын.

Хатыннарның берсе йөгереп чиләк белән салкын су китерде. Мөсәвәрә түтигә су бөркергә тотындылар.

- И, Ходаем, Сталинград янында сугышалар дигәннәрие. Идел буйлап күтәрелделәр микәнни соң ул явызлар?

- Ул Сталинград дигәннәре кайда соң ул, Фатыйма апаем? Кәҗә авылыннан еракмы?

Председатель аларга җәелеп китәргә ирек бирмәде.

- Күрмисезмени, яңгыр килеп җитте бит?!

Аның сүзләрен раслагандай, якында гына чатырдатып яшен яшьнәде, күк күкрәде. Ул да түгел, якындагы агач яфракларын шаулатып, яңгыр җиле исә башлады.

Баш күтәрми эшләп йөргән кешеләргә кая инде ул күккә күтәрелеп карау? Хатыннар фәкать шунда гына кемнең килеп җитүен аңладылар. Йөгерә-йөгерә пүлүкне сөйрәп китерделәр, ашыга-ашыга ашлык көшелләрен капларга тотындылар. Председатель үзе дә аларга булышты.

Мөсәвәрә түти бераздан күзен ачты, торып утырды. Авыл кешесенең иркәләнеп ятарга вакыты юк. Чирек сәгатьтән соң инде ул, берни булмагандай, иптәшләренә кушылып, эшләп йөри иде.

***

Сугыш сөлектәй егетләрне генә түгел, тора-бара атларны да тартып алды. Колхозда күтәрәмгә калган атлар да, үгезләр генә торып калды. Җир сөрү, көлтә ташу кебек авыр эшләр картлар, хатын-кызлар һәм кавырсыннары ныгып өлгермәгән үсмерләр җилкәсенә күчте. Әнә, алар бүген дә кәрваннар шикелле тезелешеп Өске әрәмә янындагы басудан үгезләр белән көлтә ташыйлар. Үгез үгез инде ул, ни дисәң дә, ат түгел. Беренче чокырны гына чыкканнар иде, Зәкәриянең үгезе сузылды да ятты. Зәкәрия - быел җиденче класста укырга тиеш малай - чыбыркысы белән сыдырып, суккалап та, соңгы чара - үгезнең койрыгын борып та карый - тегесе яткан җиреннән кыймылдамый да. Үзсүзле үҗәт кешегә "ул үгез кебек тискәре", дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Зәкәриянең үгезе дә тәки тормады. Ул арада тарантасына утырып, каяндыр колхоз председателе Галиев килеп чыкты. Ул бу тамашаны карап торды-торды да, аптырагач, Зәкәриягә:

- Тугар үгезеңне! - дип, үзе дә айгырын тугара башлады. Аннары, көлтә төягән арбаны, айгырын җигеп, үзе алып кайтып китте.

Көлтәләрне бушатып бетереп кенә торалар иде, берзаман Зәкәрия тарантаска җиккән үгезен чаптырып, ындыр табагына кайтып кермәсенме!

- Тарантаска җиккәч, үгез дә җитезләнә икән, - дип, бер рәхәтләнеп көлештеләр.

Авыл кешеләре сукыр лампа яндырып яшәде. Кышкы озын кичләрдә авыл кызлары ай яктысында чигү чигә иде. Сугышка киткән егетләренә атап кулъяулык чигү сугыш чоры кызларының иң яраткан шөгыле булгандыр, мөгаен. Кулъяулыкка егетнең исем-фамилиясе тулысынча язылмый, баш хәрефләре генә чигелә. Әгәр дә кыз "Б.Р. гә миннән бүләк" дип чиккән икән, кулъяулык әллә Басыйров Рәфкатькә, әллә Булатов Рәшиткә - белмәссең. Фаразлап утырудан мәгънә юк. Сорасаң да:

- Үзем беләм! - ди дә куя. Авыл кызлары дигәч тә, сер тотмас үрдәк кебек түгел ич алар.

Дөрес, бишле йә җиделе лампа яндыручылар да бар иде авылда. Тик аңа керосин гына түгел (анысы да проблема), пыяла куык та кирәк. Ә пыяла тиз уала. Кибеттә дә һәрвакыт булып тормый. Авылдан авылга куык эзләп йөрү - ул чорда гадәти хәл иде.

Шулай бервакыт куык эзләп күрше авылдан бер җиңги кибеткә килеп керә. Андый дефицит товар Салих авыл кибетендә дә беткән икән. Кибет тирәсендә бервакытта да кеше өзелми. Берсе килә, берсе китә дигәндәй. Ир-атлар тәмәке көйрәтеп тора.

- Каян табарга инде? - дип, аптырап торган җиңгинең хәленә керергә теләгәндәй, шундагы абзыйларның берсе иптәшләренә күз кысып:

- Куыкмы? Гата абзыйларда бар ул куык. Әле кичә генә Пучы базарыннан тартмасы белән алып кайтты, - димәсенме. Мескен җиңги ышана инде. Хәтта шатлана да әле.

- Шулаймени? Чын әйтәсеңме, апаем? Өйләре кай төштә? - дип, бер-бер артлы сораулар яудыра.

- Чын, чын! Өйләре түбән очта. Бар тизрәк, кеше алып бетергәнче, - дип тә өсти икенчесе.

Җ‰иңги шатлана-шатлана түбән очка йөгергәН. Кешеләрдән сораша-сораша Гата абзыйларның өен дә табып кергән.

- Гата абзый, сезне куык сата дип әйткәннәр иде, - дип, гозерен ярып та салган.

Сөйләгәндә күпертергә, әзрәк шыттырырга яраткан өчен "Куык Гата" кушаматы алган абзый бурлаттай кызарынып:

- Куык? Нинди куык? Йөрмә монда кәеф кырып! Чыгарырмын куып! - дип кенә калмаган, бер гаепсез җиңгине куып та чыгарган.

Сугыштан сул кулы гарипләнеп кайткан Гата абзый берара колхоз председателе булып та эшләде әле.

***

Ул чорда колхозчылар арык атлар, арык үгезләр белән җир сөреп, кул белән чәчеп үстергән, кул белән урып-суккан икмәгенә үзе хуҗа түгел иде. Үзең ачка үлсәң дә, син башта икмәгеңне дәүләткә тапшыр! Шуннан калса - анда да әле шул үзең үстергән икмәкнең унбиш процентын гына фуражга, хезмәт көненә тота аласың. Шул законны бозган колхоз председателен утыртып куялар иде.

Мескен колхозчылар ач-ялангач булсалар да, "фронт", "фронт" дип, иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Ачтан үлмәс өчен кузгалак, балтырган, кычыткан белән тукланалар, арыш башаклангач, аны уып ашыйлар иде.

Галиев абый дүрт елга якын Салих авылында колхоз председателе булып эшләде. Кырысрак холыклы булса да (чоры шундый) акыллы һәм үтә дә игелекле кеше иде. 1944 елны дәүләткә бераз ашлык тапшыргач, ачтан шешенгән колхозчыларга, аз гына булса да хәлләнсеннәр дигән исәп белән, унбиш процент хисабыннан ведомость төзетеп, икмәк өләште. Ике атна чамасы вакыт үткәч, шул ведомостьны күчертеп яздыр да, тагын икмәк бирде. Соңыннан ведомостьның берсен яндыртты. Юкса, колхозчыларга биргән икмәкнең күләме унбиш проценттан артып китә иде. Ә колхозчыларга, әгәр сораучы булса, икмәкне бер генә мәртәбә алдык дип әйтергә кушты. Бу гамәлләр барысы да уполномоченный районга киткән вакытта эшләнгән иде, югыйсә. Колхозчыларның да, председательнең дә һәр адымын күзәтеп торучы вәкилнең белмәве хәерлерәк иде. Чөнки ике бозауга кибәк аерып бирә белмәсә дә, үзенә юк акылны сиңа бирергә маташучылары да була торган иде араларында. Урманчы Гиздел уполномоченный килгәч шуны тишкән бит. Галиев абыйны икенче көнне үк районнан килеп алып киттеләр. Ул, бичара, шул китүдән кире әйләнеп кайтмады. Сугыштан соң аның гаиләсе дә каядыр китеп барды. Ит изгелек, көт явызлык дигәннәре шул булгандыр инде.

(Дәвамы бар)

Фото - Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев