31 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа 2017 ел мөбәрак булсын! (КОТЛАУЛАР)
Фәрит Гыйлфанов, "Намус" агрофирмасы җитәкчесе: "Яңа елга һәркем яңа өметләр белән керә. Алдагы елда барчабызның бусагасын сөенеч-шатлык кына атлап керсен! Имин көннәр, хәерле еллар килсен!" Алмаз Сәхипгәрәев, КФХ җитәкчесе: "Бәйрәмнәрне бәрәкәтле табыннар, күңел тынычлыгы бизи. Һәркемгә җан рәхәтлеге, күңел көрлеге телим! Гаиләләрдә татулык, хөрмәт, ярату яшәсен!" Рәзинә Габидуллина, гаилә фермасы...
-
2017 елга йолдызнамә
Әтәч елына аяк басарга санаулы көннәр генә калып килә. Ел ахырында һәркем үзенчә узып барган елга йомгак ясый, киләсе елга яңа максатлар корадыр. Йолдызнамә безнең теләкләргә теләктәш микән соң?
-
ПОДПИСКА - 2017: Әбүнәчеләребезгә - бәйрәм бүләге
Мөслим матбугат үзәге, вәгъдә иткәнчә, 12-24 декабрь көннәрендә "Авыл утлары" һәм Сельские огни" газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Игелекле спонсорларыбыз һәм Матбугат үзәге әзерләгән бүләкләр үз ияләрен таптылар.
-
Штрафны вакытында түләмәгән 3 райондашыбыз "права"сыз калган
Шушы елны гына кабул итегән тагын бер закон җирлегебездә тулы куәтенә эшләп килә. ДАИ штрафлары 10 меңнән артып киткән шоферларның машина йөртү таныклыклары гамәлдән чыгарыла.
-
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ремонт бара
Мәктәптән тыш үзәгендә төзекләндерү эшләре башлануы хакында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге көндә бинаның бәләкәй бүлмәләрен зурайту эшләре башкарыла.
-
"Туган якны өйрәнү" музеенда 5354 экспонат бар
Ел дәвамында җирле халыктан, мәктәп укучыларыннан 615 экспонат кабул ителгән. Музейда 428 экскурсия оештырылган, аларда 6000 якын кеше катнашкан.
-
Нәниләр "Курай" паркы Кыш бабае белән очрашты
Балаларның көтеп алган кышкы каникуллары җитте. Еш кына әти-әниләр кышкы чорда балаларының ялын оештыруда кыенлыклар күрәләр. Саф һавада уйнау, күңел ачу балаларның сәламәтлегенә әйтеп бетергесез файда бирә, күңелләрен күтәрә.
-
31 декабрь - 3 гыйнвар көннәренә һава торышы
31 декабрь -4, -3, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 1 гыйнвар +1, +2, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 2 гыйнвар +2, +1, болытлы, кар, җил - көньяк-көнбатыштан. 3 гыйнвар +1, -4, аязучан-болытлы, урыны белән кар, җил - көньяк-көнбатыштан.
-
Район башлыгы Рамил Муллинның бәйрәм тәбрикләве
Хөрмәтле мөслимлеләр, район кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Сезне якынлашып килүче Яңа - 2017 нче ел белән ихлас котлыйм. Яңа елга аяк басканда без, гадәттә, ирешелгәннәрне барлыйбыз.