Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ПОДПИСКА - 2017: Әбүнәчеләребезгә - бәйрәм бүләге

Мөслим матбугат үзәге, вәгъдә иткәнчә, 12-24 декабрь көннәрендә "Авыл утлары" һәм Сельские огни" газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. Игелекле спонсорларыбыз һәм Матбугат үзәге әзерләгән бүләкләр үз ияләрен таптылар.

Зифа Басыйрова җырларыннан төзелгән дискка Мөслим авылыннан Хәйретдинов (Полевая, 16), Хамматова (Пушкин, 78), Иске Вәрәштән Лена Мәрдәнова, Нарат Астыннан Гани Хафизов, Иске Карамалыдан Алмаз Сәлахов ия булдылар. "Мөслим төбәге" китабы Симәк авылыннан Нәҗимә Хафизовага, Мөслим авылыннан Хаҗиевага (Комсомол, 37/1) эләкте. Калак савыты һәм китапны Ташлыяр авылыннан Илфинә Васильева һәм Мөслимнән Ренат Фазлыев (Урожайная, 28) отты. Кружканы Мөслим авылыннан Миңнеханов (Хафизов, 35) алып китәчәк. Зифа Басыйрова турындагы китап белән Әмәкәйдән Резида Хафизова һәм Мөслимнән Чәчкә Галиева (Красноармейская, 13) танышачак. Альбина Гарипова, Әбүзәр Гәрәев һәм Иске Вәрәш авылыннан Ирхәт Галиев яңгырдан саклану өчен плащь һәм дини китапларга ия булды. Ризык пешерү өчен форманы Мөслим авылыннан Ибраһимова (Гагарин, 1/16) кулланачак. Якташыбыз Зөлфәт китаплары Олы Чакмактан Зөһрә Фәхртдиновага, Мөслимнән Шәфыйковага (Гагарин, 28) чыкты. Яңа Усы авылыннан Смеловага, Илнур Маликовка как белән фиточәй эчү насыйп булачак. 31 декабрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узачак Яңа ел тамашасына (балмаскарадка) Мөслим авылыннан Хәйретдинова (Урожайная, 64/2), Ханова (Тукай, 16), Закирә Гатауллина (Сәйдәшев, 6) икешәр урынлы билет оттылар. Яулык һәм сабынга Иске Карамалы авылыннан Рәйсә Әһлиева (Садовая, 13) ия булды. Дини китаплар һәм дисбене Катмыш авылыннан Миңнуллина, Мөслим авылыннан Баһауова (Колхозная, 20/26), Иске Кармалыдан Илнур Маликов (Молодежная) алып китәчәк. Компос һәм дини китаплар Мөслим авылыннан Бигимовка (Зөлфәт, 8) һәм Шәйхразиевка (Третья, 46) чыкты. Яңа Карамалыдан Фәнисә Вәлиева һәм Мөслим авылыннан Шәвәлиева (Красноармейская, 22/6) берешәр капчык фураж эләкте. Чәчәк вазасы Мөслимнән Мамлиевага (Октябрьская) тапшырылачак.

Район газетасын пропагандалауга битараф булмаган игелекле спонсорларыбыз - Мөслим мөхтәсибәтенә (Мөнир хәзрәт Борханов), хезмәттәшебез Нәзилә Ширияздановага, район үзәк китапханәсенә (Лилия Садриева), "Строймаркет" кибетенә (Римма Рахманова), Бәһиҗә апа Баһауовага, район мәдәният бүлегенә (Ирек Салихҗанов), аграр көллият филиалына (Рәшит Кирамов) Матбугат үзәге исеменнән рәхмәтләребезне ирештерәбез. Эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге һәм сәламәтлек телибез.

Подписка саннарына килгәндә, 2017 нче елның беренче ярты еллыгында "Авыл утлары" газетасын 3258, ә "Сельские огни" газетасын 500 гаилә алдырачак. Икътисадый кыенлыкларга карамастан, киләсе ярты елда да безнең белән бергә калуыгызга зур рәхмәтлебез. Ә без, матбугат хезмәткәрләре, киләчәктә дә, газетабыз битләрендә яңа темалар яктыртырбыз, эчтәлекле язмалар тәкъдим итәрбез, дип ышандырып калабыз. Яңа еллар белән сезне!

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев