Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа 2017 ел мөбәрак булсын! (КОТЛАУЛАР)

Фәрит Гыйлфанов, "Намус" агрофирмасы җитәкчесе: "Яңа елга һәркем яңа өметләр белән керә. Алдагы елда барчабызның бусагасын сөенеч-шатлык кына атлап керсен! Имин көннәр, хәерле еллар килсен!" Алмаз Сәхипгәрәев, КФХ җитәкчесе: "Бәйрәмнәрне бәрәкәтле табыннар, күңел тынычлыгы бизи. Һәркемгә җан рәхәтлеге, күңел көрлеге телим! Гаиләләрдә татулык, хөрмәт, ярату яшәсен!" Рәзинә Габидуллина, гаилә фермасы...

Фәрит Гыйлфанов, "Намус" агрофирмасы җитәкчесе:

"Яңа елга һәркем яңа өметләр белән керә. Алдагы елда барчабызның бусагасын сөенеч-шатлык кына атлап керсен! Имин көннәр, хәерле еллар килсен!"

Алмаз Сәхипгәрәев, КФХ җитәкчесе:

"Бәйрәмнәрне бәрәкәтле табыннар, күңел тынычлыгы бизи. Һәркемгә җан рәхәтлеге, күңел көрлеге телим! Гаиләләрдә татулык, хөрмәт, ярату яшәсен!"

Рәзинә Габидуллина, гаилә фермасы җитәкчесе:

"Сәламәтлек телим һәрбарчабызга. Сәламәтлек булса, эшләр гөрләп бара. Еллар имин булсын! Әтәч елы һәр гаиләгә көтелмәгән куанычлар алып килсен! Бәхеткә күмелеп яшик!"

Моряк Йосыпов, районның Иҗтимагый совет рәисе:

Мөслим халкын Яңа ел белән тәбрик итәм! Районыбыз казанышларына чын күңелдән сөенеп, 2017 елда барыгызга да иҗтимагый активлык телим.

Дөньялар тыныч, имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X