30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бассейн һәм гимназия командалары волейбол чемпионатында да иң көчлеләре
26 гыйнвар көнне волейбол буенча район чемпионатының икенче тур уеннары узды. Бу көнне "Нептун" йөзү бассейны һәм гимназия командасына каршы "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе командасы уйнады. Ә Мөслим урта мәктәбе һәм лицей волейболчылары мөхтәсибәт командасы белән көч сынашты. "Нептун" йөзү бассейны белән гимназия һәм Мөслим урта мәктәбе белән лицей...
-
МТВ 27.01.2017
-
Гимназия тимурчылары ел башыннан 12 әбигә ярдәм күрсәткән
Атнаның һәр сишәмбесе гимназия укучылары районның өлкәннәр йортына баралар. Өлкәннәрне туган көннәре белән котлап, концерт номерлары күрсәтәләр, кулдан эшләнгән бүләкләрен дә бирә укучылар.
-
Лицейда узган чараларга хәзер әниләр түгел, әтиләр күбрәк йөри
Әтиләр советының эшчәнлеген камилләштерү максатыннан лицейда бик күп чаралар оештырылды. 1 нче сыйныф укучылары лицейның хезмәт укытучысы Касыйм Әмировның эш урыны белән танышсалар, 3Б сыйныфында "Әтидән дә яхшырак дус юк, ышаныгыз!" исеме астында очрашу булды.
-
Табигатьне саклау өчен 322,5 млн сум акча биреләчәк
2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда исә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Быел республикага табигатьне саклау өчен федераль бюджеттан 322,5 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.
-
Башланды: мөслимлеләр спартакиададан кайтып керми!
28 гыйнвар көнне районда ХХVII кышкы спартакиада уеннары старт алды. Оешма-предприятиеләр арасында быелгы уеннарда 15 команда составында 18 коллектив катнашачак. Ярышлар 11 спорт төре буенча үтәчәк.
-
"Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы республика буйлап гастрольгә чыккан
Район ветераннар советы каршында ике дистә елдан артык эшләүче "Сүнмәс дәрт" үзешчәннәр клубы иҗади сезонын дәвам итә. 16 декабрьдә Октябрь авылы халкына концерт программасын тәкъдим иткәннәр иде.
-
Авыл җирлекләре узган елга хисап тота
27-28 гыйнвар көннәрендә Баланлы, Михайловка, Тойгелде һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Җыеннарда муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов катнашты.
-
Республика укытучылар конференциясе быел Мөслимдә узачак
Билгеле булганча, быел республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе безнең районда узачак. Республика киңәшмәсенә әзерлек кысаларында шимбә көнне районда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрлык вәкилләре, район башлыгы Рамил Муллин һәм район мәгариф идарәсе белгечләреннән торган комиссия район үзәгендәге мәгариф учреждениеләрендә булды.
-
Мөслим Зөлфәтне искә алды
Район үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташ шагыйребез Зөлфәткә багышланган зур кичә булды. Анда шагыйрьнең иҗатташ дуслары - язучы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, лаеклы ялдагы күренекле өлкәннәребез, Мөслим халкы катнашты. Биредә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның турындагы истәлекләр барланды, кызыклы чыгышлар тыңланды.
-
29 гыйнвар көнне берьюлы ике машина янган
29 гыйнвар көнне җирлегебезлә ике машинага ут капты. Ташлыяр авылында "Лада-калина" хуҗасы машинасын кабызып, җылына торганчы дип өенә кереп китә. Баласын күтәреп чыкканда, капка каршындагы юлда торган машинага үт капкан. Электр чыбыгындагы төзексезлек аркасында машина тулысынча янып бетә. Шул ук көнне Иске Карамалы авылындагы тукталышта да юлда барган "Киа-Рио" машинасы...
-
Мәктәп укучылары музейда курчак ясарга өйрәнде
Мөслим туган як музее мәктәп укучылары өчен даими рәвештә чаралар оештыра. 27 гыйнвар көнне биредә Мөслим һәм Олы Чакмак мәктәпләрендә белем плучы балалар өчен мастер-класс күрсәтелде. "Тильда" һәм "Снежка" курчакларын ясаучы мастер Гөлүсә Мостафина кызларга бу төр шөгыльнең үзенчәлекләре турында сөйләде.