Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Башланды: мөслимлеләр спартакиададан кайтып керми!

28 гыйнвар көнне районда ХХVII кышкы спартакиада уеннары старт алды. Оешма-предприятиеләр арасында быелгы уеннарда 15 команда составында 18 коллектив катнашачак. Ярышлар 11 спорт төре буенча үтәчәк.

Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы Рамил Муллин командаларга уңышлар, судьяларның ярышларны гадел бәяләвен теләде. "Районда спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә спорт комплексы төзү өчен финанс ярдәме күрсәтеләчәген белдерде", - дип, райондашлар өчен сөенечле яңалык та җиткерде.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча бөтен ил буйлап "Хезмәткә һәм оборанага әзер" (ГТО) нормаларын тапшыру бара. Нормативларны 6 яшьтән алып, 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәкләр тапшыра ала. Совет чорындагы кебек нормаларны үтәүчеләрне алтын, көмеш һәм бронза билгеләре белән бүләкләнә. Укучылар арасында ГТО бүләкләренә лаек булучылар бар инде. Аларның берничәсенә спартакиаданың ачылу тантанасында район башлыгы үзе тапшырды. Алсу Бубекова РФ Спорт министрлыгының "Хезмәткә һәм оборанага әзер" физкультура-спорт комплексының V дәрәҗә алтын аерымлык билгесенә лаек булды. Ләлә Шәйхетдинова, Ринат Сафиуллин, Рафаэль Иванов IV дәрәҗә алтын аерымлык билгесе белән бүләкләнде.

Татарстанның бадминтон федерацисе 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Россия беренчелегенә бадминтон буенча призерлар әзерләгән өчен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ханов Инсаф Рафис улын "Ел тренеры" номинациясендә Мактау грамотасына лаек булган иде. Әлеге бүләк аңа шулай ук тантаналы шартларда тапшырылды.

Спартакиаданы ачу тантанасында спорт ветераннары Альберт Иванов һәм Дофак Фәттахов чыгыш ясап, райондашларыбызның төрле елларда спорт өлкәсендә республика һәм Россия күләмендә ирешкән уңышларын барладылар. "Бүген яшьтән үк чыныгып үсәр өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Спорт заллары заманча җиһазларга байый, спорт мәйданчыкларының саны арта бара. Рәхәтләнеп шөгыльлән генә", - ди Альберт Викторович.

Спартакиада ачылган көнне хатын-кызлар командалары Мөслим урта мәктәбе һәм гимназия спорт залларында волейбол буенча көч сынашты. Уеннар кичкә кадәр дәвам итте. Хатын-кызлар арасындагы бәйгедә район Советы һәм башкарма комитеты кызларына тиңнәр булмады. Икенче урынга - район үзәк хастаханәсе, өченчегә - район эчке эшләр бүлеге спортчылары чыкты.

Якшәмбе көнне волейбол ярышлары ирләр командалары арасында үтте. Әйтергә кирәк, бәйгеләр катнашучылар өчен генә түгел, җанатарлар өчен дә киеренке һәм кызыклы үтте. Финалга чыкккан командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Нептун" йөзү бассейны һәм гимназия командасы - беренче, район Советы һәм башкарма комитеты - икенче, мәдәният бүлеге өченче урынны алды.

Ике уен нәтиҗәләреннән соң беренче урынны узган елгы спартакиада җиңүчесе - район Советы һәм башкарма комитеты командасы яулады. Икенче урында - "Нептун" йөзү бассейны һәм гимназия, өченчедә - эчке эшләр бүлеге һәм юстиция командасы. Бу атнада спортчылар шорт-трек һәм милли көрәш буенча көч сынашачак.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев