29 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Салым өстәлде
2020нче елның 1 гыйнварыннан Кодексның 228 маддәсе 6 пункты нигезендә бурычларны башкару исәбенә ЕНП суммасы күчерелергә мөмкин булган салымнар исемлегенә физик затлар кеременә салымы өстәлде.
-
Әминә апабыз
Баек авылының уңган киленнәренең берсе булган Әминә апабыз – төп Краснояр авылы кызы. Фәнис абыебыз моннан 45 ел элек акыллы һәм сабыр, тырыш һәм кешелекле чибәр кызны, үзенә тиң яр итеп, төп нигезгә алып кайта.
-
Өлкәннәр дә, балалар да ярышты
Кичә лицейда “Мөслим очкыннары” проекты кысаларында (күңелле стартлар) “Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” ( Папа, мама и я – спортивная семья) исеме астында спорт ярышлары үтте.
-
Чыршыларыбыз матур
Муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел бәйрәме һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Хуҗабикәләр, сезнең өчен
Идән паласы пычыранса, аны тоз ярдәмендә чистартырга була.
-
30 гыйнвар көненә һава торышы
Кар, юеш кар, урыны белән буран көтелә.
-
Татарстанның һәр районында Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк
Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.
-
Сораштыру. Студент булу авырмы?
Элек студент тормышын ачлы-туклы, шул ук вакытта бик күңелле итеп сурәтлиләр иде. “Студентка акча җитми инде ул” дигән гыйбарә юктан гына таралмагандыр. Бүгенге студентлар кафеларда гына туклана кебек. Казан-Мөслим арасы да берни түгел аларга – атна саен кайтучылар бар. Бүген студентлар ничек яши? Студент булу авырмы? Респондентларыбызга шушы сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Тәмлетамак. Ләйсәннән татарча азу
Азу татар ашлары арасында киң таралган. Бәрәңге белән әзерләнгән сусыл ит кисәкләре, суган, помидор, сарымсак һәм, әлбәттә, тозлы кыяр катнашындагы бу ашны кем генә яратмый икән?!
-
Февраль аена намаз вакытлары
Февраль аена намаз вакытлары.
-
Авылларда эшмәкәрләр арта
Тойгелде – эшмәкәрлек үсеш алган җирлек.
-
“Язмыш сынауларын бергә җиңдек”
Гаиләнең мәхәббәт тарихы мәктәп елларына барып тоташа.
-
Татарстаннан иллегә якын кеше «Россия лидерлары 2020 " конкурсы финалына чыгу өчен көрәшәчәк»
Түбән Новгород шәһәрендә идарәчеләрнең ачык конкурсының ярымфиналы узачак, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.
-
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.