28 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Язылып калырга ашыгыгыз!
1 февральдән 2020 нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына алдан язылу башлана.
-
Онытылган шәхесләр, аваз бирегез!
Соңгы вакытларда туган як, туган авыл тарихы белән кызыксына башладым. Дөрес, элек тә бу тема миңа чит түгел иде, әмма ныклап тотынырга җай чыкмады. Ә тарих шундый кызыклы тармак икән, аның ишеген ачып, тупсасын атлап керүгә ул сине үзенә суырып та ала.
-
Ленинградны саклап калдылар!
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында барлык календарь бәйрәмнәре һәм әһәмиятле даталар билгеләп үтелә. 27 гыйнвар көнне тернәкләндерү бүлмәсендә Ленинград блокадасының өзелү көненә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик әңгәмә узды.
-
Тәмлетамак. Яшелчәле тавык пиццасы
Иң элек шикәр комы, чүпрә һәм тозны кефирга салып болгатыгыз. Аннары шуңа иләнгән он кушып, камыр ясагыз. Камырны бер-ике сәгать җылы урында тотып, түгәрәк җәймәләр әзерләгез.
-
Киң колачлы иҗат
Ыгы-зыгылы тормышта бер яктылык, җылылык, самимилек бөркеп торган кешеләр бар. Алар бар булмышлары белән дөньяны, кешеләрне ярата. Алар янында булу гына түгел, аларны күрү дә жанга ял, рәхәтлек бирә, борчулы җаннар тынычлык таба. Елмаясы килә. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган язучы Роза Хәбибуллина – нәкъ шундыйлардан. Аны мин тынлык, сабырлык, сагышлы бер шатлык чәчеп торган көзге урман белән тиңләр идем. Яшәүнең бөтен мәгънәсен үзенә сеңдергән дә, төсләр балкышы булып, бар җиһанга матурлык, акыл чәчкән көзге урман кебек.
-
29 гыйнвар көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк
Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина сөйләде.
-
Төшенкелеккә бирелмәгез
Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.
-
Кызыклы викторина узды
Әлеге чара күтәренке рухта бик күңелле узды.
-
2020 елда миллионнан артык Россия гражданнары ана капиталы алачак
Үз чыгышында Голикова 2020 елда, ана капиталыннан тыш, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны тоту өчен 2,4 млн.га якын россияле пособие рәсмиләштерә алачак.
-
Укучыларыбыз яза. Шулай да була икән
Табиблар аңа: “Балаң бераз исәйгәч, операция ясыйсы булачак. Авыр күтәрмә”, – диләр. Ничек инде сабыеңны кулыңа алмыйча түзеп булсын ди?
-
Кан басымы түбән булса...
Югары кан басымы – гасыр авыруы. Ләкин гипотония – түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә – 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип атала. Аны дәвалауның нәтиҗәле чарасы – чыныктыру. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин.
-
Гаиләдә кем баш?
Соңгы вакытта килеп туган бик четерекле мәсьәләгә тукталып үтәсе килә.Ул да булса, гаилә башлыгы мәсьәләсе.