27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әңгәмә
Соңгы ике атнада массакүләм мәгълүмат чараларында грипп эпидемиясе үзәк темаларның берсен алып тора. Үзәк телевидение каналларында бу хакта фикерләр төрлечә: берләре аның быел аеруча куркыныч узуын, хәтта үлем очраклары артуын исбатласа, икенчеләре грипп гадәти шартларда үтә, борчылырга урын юк, дип саный. Халык арасында паникага бирелүчеләр дә күренә. Соңгы көннәрдә даруханәләрдә...
-
Юбилярларны котладылар
Метрәй авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Исрафил Димиев - 95 яшьлек, Түбән Табын авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гамилә Харисова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге делегация, ветераннарны котлап, РФ Президентының котлау хатын истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
-
Уңдырышлы ел булыр
Ел башыннан җирлегебездә 18 сабый туды. Алар арасында ике пар игезәк тә бар. Мөслимнән Миләүшә һәм Риназ Габдрахмановлар гаиләсендә, Иске Карамалыдан Алсу һәм Рүзил Мәүләветдиновлар гаиләсендә игезәк кызлар туды. Игезәкләргә әти-әниләре Регина һәм Рената, Адилә һәм Азилә исемнәре кушкан.
-
Сакланыйк
Кичә район хакимиятенең актлар залында эпидемиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре, сәламәтлек саклау системасы вәкилләре соңгы вакытта кискен күтәрелү тенденциясен алган грипп авыруына каршы көрәш турында сөйләште. Бүген хастаханәнең балалар бүлегендә генә дә 18 бала әлеге авырудан дәвалана, аларның икесенә пневмания диагнозы куелган. 2010 елгы...