Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әңгәмә

Соңгы ике атнада массакүләм мәгълүмат чараларында грипп эпидемиясе үзәк темаларның берсен алып тора. Үзәк телевидение каналларында бу хакта фикерләр төрлечә: берләре аның быел аеруча куркыныч узуын, хәтта үлем очраклары артуын исбатласа, икенчеләре грипп гадәти шартларда үтә, борчылырга урын юк, дип саный. Халык арасында паникага бирелүчеләр дә күренә. Соңгы көннәрдә даруханәләрдә...

Соңгы ике атнада массакүләм мәгълүмат чараларында грипп эпидемиясе үзәк темаларның берсен алып тора. Үзәк телевидение каналларында бу хакта фикерләр төрлечә: берләре аның быел аеруча куркыныч узуын, хәтта үлем очраклары артуын исбатласа, икенчеләре грипп гадәти шартларда үтә, борчылырга урын юк, дип саный. Халык арасында паникага бирелүчеләр дә күренә. Соңгы көннәрдә даруханәләрдә кискен респиратур авыруларыннан, грипптан профилактик препаратларны күз ачып йомганчы алып бетерәләр. Районда бу уңайдан хәл нинди соң? Хактан да грипптан куркырга кирәкме? Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Морзаханов белән әңгәмә әнә шул хакта.

- Рамил Әзһәрович, районда грипп эпидемиясе пик дәрҗәсенә җитте, дип буламы?

- Кискен респиратур авырулары һәм грипп белән мөрәҗәгать итүчеләр соңгы ике атнада ике тапкырдан да артыгракка күбәйде. Ашыгыч ярдәм бүлегенә гадәти көннәрдә 19-20 чакыру һәм мөрәҗәгать булса, 24 гыйнвар көнне ул 39 га җитеп, аның 28 е - респиратур авырулар һәм грипп буенча. Чирләүчеләрнең күбесе - балалар. Башка еллардан аермалы буларак, быел грипп авыррак формада үтә. Авыруның билгеләренә килгәндә, организмда көчле интоксикация башлана, тән температурасы 39-40 градуска һәм аннан да югарырак күтәрелә. Температура гадәттә өч-дүрт көн саклана. Баш авырта, туңдыра, мускулларда, буыннарда авырту барлыкка килә, ике-өч көннән көчле ютәл башлана.

- Быелгы гриппны 2009-2010 еллардагы "дуңгыз гриппы" вирусының дәвамы, дип дә бәялиләр. Әлеге төр вирусның симптомнары гадәти грипптан ни белән аерыла?

- Бу очракта баш авырту маңгай һәм кашлар тирәсендә була, күзне ачканда авырлык һәм авырту күзәтелә. Өлкәннәрдә, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрдә тын кысылу булырга мөмкин. Югары температура фонында салкын тир бәреп чыга. Иң куркынычы - вирус тын юллары аша үпкәгә кадәр төшә, пневмания барлыкка килә.

- Грипп эпидемиясе вакытында нинди саклану чаралары күрергә киңәш итәсез?

- Беренче чиратта режим саклау мөһим: ял итәргә, туйганчы йокларга, сыйфатлы тукланырга кирәк. Рационда С витаминына бай ризыклар - лимон, суган, кәбестә, яшелчә, җиләк-җимеш өстенлек итәргә тиеш. Тәмәке тартудан, алкогольле эчемлекләр кулланудан тыелу, туңудан саклану мөһим. Кулны сабынлап юуны, дизенфикцияләүче салфеткалар белән чистартуны, борынны су белән чайкатуны, бүлмәләрне җилләтүне ешайтырга кирәк. Грипп чорында халык күп җыела торган урыннарга, кунакка барудан, үзеңә кунак чакырудан тыелып торгыз. Мәгариф учреждениеләрендә балаларны медицина хезмәткәре карап, тикшереп кертергә бурычлы. Шунысын да белеп тору кирәк: быелгы грипп бигрәк тә балаларга, яңа туган сабыйларга, йөкле хатыннарга куркыныч тудыра. Хроник авырулар белән интегүчеләр һәм иммунитетлары түбән булганнар да риск төркеменә керә.

- Чит илләрдәге кебек бу чорда авыз борынга маска киеп йөрү дә зыян итмидер.

- Әлбәттә. Аны кию мәҗбүри. Монда тышкы кыяфәттән оялмаска кирәк. Чөнки халык күп булган урыннарда, эштә, мәктәпләрдә маскадан йөрү грипп вирусы таралуны шактый чикли. Аны өйдә дә киеп йөрергә киңәш ителә. Ләкин масканы 3-4 сәгать саен алмаштырырга кирәген дә онытмагыз.

- Ә авыруны профилактикалау өчен нинди препаратлар тәкъдим ителә?

- Грипп һәм кискен респиратур авыруларын профилактикалауда арбидол, инговирин, ремантадин, виферон кебек препаратлар файдалы. Аларны куллану дозаларын табиблардан сорарга кирәк. Борынга оксолин мазе сөртергә тәкъдим ителә. Әлеге препаратлар даруханәләрдә бар. Билгеле, эпидемия чорында бетеп тә китәргә мөмкин, аңа карап паника куптармаска кирәк. Чөнки аларны тиз арада кайтарып торалар. Профилактик прививка ясату хәзер соң инде. Аны сентябрь-октябрь айларында ясатучыларда авыру йоктыру куркынычы минималь дәрәҗәдә кими, йоктырган очракта да башкаларга караганда җиңелрәк үткәрәләр.

- Инде грипп йоккан очракта нәрсә эшләргә?

- Авыру башланды икән, урынга ятарга һәм поликлиникага бармыйча, табибны өйгә чакыртырга кирәк. Моның өчен район үзәгендә яшәүчеләргә 2-43-76 телефоны аша поликлиниканың регистратурасына шалтырату сорала. Авылларда исә үзегезнең фельдшерларга мөрәҗәгать итегез. Үз белдегегез белән дәваланудан тыелырга киңәш итәм. 25 гыйнвардан башлап, авыруларның өйләренә барып, беренче ярдәм күрсәтү өчен ашыгыч ярдәм бүлегенә аерым машина һәм фельдшер куелды. Бу чорда хастаханәнең көндезге стационар бүлегендә планлы дәвалауларны туктатып торабыз. Әлеге койкалар грипптан катлауланулар алган авыруларны салып дәвалау өчен файдаланылачак. Ашыгыч процедураларны өйләргә барып ясарга була.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X