26 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Күз тимәсен үзенә!
Мари Бүләр авылында гомер итүче Миңлеян Димиева 15 гыйнварда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барды. Бер гасыр гомер кичергән М. Димиевага Татарстан һәм Россия Президентларының Рәхмәт адреслары, күчтәнәч пакеты тапшырылды.
-
Бу һөнәр минеке
Тәрбияче балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яшәргә тиеш. Тәрбия эше – зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган хезмәт. Шунлыктан тәрбиячегә бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга кирәк.
-
27 гыйнвар көненә һава торышы
Юлларда бозлавык.
-
Шагыйрь кунакка килде
“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау хәйрия фонды Татарстанның халык шагыйре, М. Җәлил, А. Алиш исемендәге премияләре лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге Почетлы диплом, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган иң яхшы эссе-инша конкурсы уздырды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбеннән дә ике укучы әлеге бәйгедә призлы урыннар яулады.
-
"АВЫЛ УТЛАРЫ"на язылыгыз!
Биш айга язылу бәясе “Авыл утлары”на физик затлар өчен– 617,50 сум, оешмалар өчен –692,50 сум, “Сельские огни” газетасы физик затларга – 590 сум, оешмаларга – 665 сум.
-
Укучыбыз уңышы
Казан шәһәрендә "Олимпка юл" республикакүләм фән олимпиадасы узды.