Күз тимәсен үзенә!
Мари Бүләр авылында гомер итүче Миңлеян Димиева 15 гыйнварда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барды. Бер гасыр гомер кичергән М. Димиевага Татарстан һәм Россия Президентларының Рәхмәт адреслары, күчтәнәч пакеты тапшырылды.
– Арабызда сезнең кебек кешеләрне күреп, күңел сөенә. Иң күбе 80 яшь бирер идем үзегезгә. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә әле тагын бик күп кышларны, җәйләрне каршы алырга язсын! Бер гасырлык гомер бәйрәмегез котлы булсын! Бүгенгедәй җиңел хәрәкәтле, җор телле булып калыгыз! – диде Азат Әхмәтҗанов, юбилярны котлап.
Тормыш иптәше Гали абый белән авыл клубында таныша алар. Минзәлә районының Калтак авылыннан Мари Бүләр мәктәбенә математика, немец теле укытучысы булып килгән егетне кыз бер күрүдә әсир итә. Әнисен югалту ачысы да, тиф белән авырып, өзлегүдән терелеп килгән көннәр шәүләсе дә яшь кызның күзләренә тирән сагыш булып яткан көннәр. Менә шул төпсез күзләргә, кызның гадилегенә, эчкерсезлегенә гашыйк була кунак егете. Тиз арада кавышып та куялар, бер-бер артлы туган балалар гаиләне тулыландыра, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныграк җылыта.
Җиде балага гомер бүләк иткән Миңлеян апа үзен иң бәхетле ана дип саный. Шулай булмый ни?! Җиде баласы да исән-сау, әниләре янәшәсендә үзләрен әле һаман сабый итеп тоялар. Югыйсә, үзләре инде күптән әти-әниләр, әби-бабайлар! Оныкларын гына түгел, оныкчыкларын, хәтта оныкчыкларының балаларын сөяләр бүген! Миңлеян апаның иң өлкән кызы Надеждага 80 яшь тулса, төпчеге Лидия 60ны түгәрәкләп килә.
– Ходай Тәгалә миңа гомерем буе мәрхәмәтле булды. Тормыш иптәшем белән аңлашып яшәдек. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Әллә инде аның гомерен дә яшим микән?! Бер гасыр эчендә күпне күрдем, күпне кичердем: сугыш ачысын да татыдым, ачлык-ялангачлык та үзәккә үтте, балаларымның бер телем икмәккә тилмергән вакытлары да аз булмады. Ләкин җанда яшәү уты беркайчан да сүнмәде. Аллага шөкер, үз аякларым белән җир җылысын тоя алам, гәҗит-журналлар, китаплар укырга яратам, яңалыклардан хәбәрдар булырга тырышам. Сәламәт балаларым, нәселебезнең дәвамчылары бар. Менә шулар – иң зур шатлыгым, – ди Миңлеян апа.
Райондашыбыз гомер буе колхозда, төрле эштә хезмәт куя. “Уфалла” арбасы белән печәнен, утынын, Чишмә тавыннан тал ташыган вакытларын бүген дә онытмый ул. Яшь чагында үзенә уку мөмкинлеге булмагач, балаларын югары белемле итү максатын куя ана. Тормыш иптәше вафатыннан соң, сыңар канат булса да, аларны ким-хур итмичә үстерә, олы тормыш юлына аяк бастыра.
Миңлеян апаның балалары укытучы, төзүче, финансист һөнәрләрен сайлаган. Ике баласы, лаеклы ялга чыкканчы, авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Балаларына үзенчәлекле исемнәр куйган Димиевлар. Кызларына В. И. Ленинның тормыш иптәше Надежда Крупская, яшь гвардияче, Советлар Союзы герое Ульяна Громованың исемнәрен биргәндә, әти кеше аларның куркусыз, батыр булуларын теләгән.
– Әнинең тәрбияседер – барыбыз да олыны олы, кечене кече итә белергә, өйрәнеп үстек. Әнине юк-бар борчулар белән хафага салмадык. Әти бакыйлыкка күчкәч, аны алыштырырга, әниебезгә ярдәм итәргә тырыштык. Безнең әни кебек кешеләр җир йөзендә бик сирәктер ул. Аш-суга осталыгы да, зиһене дә, кул эшләренә осталыгы да бар үзенең. Аңа берәү дә үз яшен бирми әле. Безнең ярату аны яшәртәдер, мөгаен, – ди кызы Альбина.
– Мин – әниемнең иң бәхетле баласыдыр! 75 ел әни белән янәшә, бер авылда яшәдем. Балаларымны үстерешергә дә ярдәм итте, авыр вакытларда аңа килеп сыендым, сер сандыгым да, киңәшчем дә ул. Инде Ходай сәламәтлеген күпсенмәсен! Үзенә бирелгән гомерне тазалык белән үтәргә язсын! Бик яратабыз үзен! Әниебез булмаса, авылда тормыш туктап калыр төсле. Яшәсен иде әле, үзебез дә тагын бик озак еллар әниле булу бәхетен тоеп гомер итсәк иде, – ди кызы Ульяна.
Булганына шөкер итеп, бер көенә аккан тормышның матурлыгына, елларның иминлегенә сөенеп яши Миңлеян апа.
– Озак яшәүнең сере хәрәкәттә, яшь вакытта үлән ашауда дип беләм. Сугыш чорларында алабутасын да ашадык, кычытканнан, балтырганнан ашын да пешердек. Яшел витамин кирәк кадәр кереп калгандыр. Безнең заманда химия булмады бит, – дип елмая Миңлеян апа.
Авылдашлары аны “очар кош” дип йөртә. Ноябрь азакларында Яр Чаллы шәһәрендәге төпчек кызы Лидиягә кунакка китә дә, апрель азагында кабат авылына әйләнеп кайта. Туган нигезен сагынып яшәгән райондашыбызга кышны шәһәрдә чыгу бик озак тоела. Шуңадырмы, иртә яздан кара көзгә кадәр ихатадан, бакчадан керми эшли икән. Табигать-анабыз белән бербөтен булып яшәргә күнеккән Миңлеян апага сокланып кайттык. Күзләр тимәсен үзенә!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев