25 июль 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1984 елны хатын-кызлардан беренче булып, Светлана Савицкая ачык космоска чыга.
-
Керәшен мәдәнияте фестивалендә
Мамадыш районының Җөри авылында егерменче тапкыр Питрау керәшен мәдәнияте фестивале узды.
-
Татарстан Яшьләр парламентына сайлап алу өчен конкурска теркәлү башланды
Беренче этап 15 августка кадәр дәвам итәчәк, сайлауларда катнашырга теләгән һәркем molparlament.tatar сайтында гариза бирә ала.
-
Бәйгедән – диплом белән
Биектау районының “Элита” җәмгыятендә мөгезле эре терлек үрчетү һәм зоотехник-селекционерлар арасында һөнәр буенча республикакүләм бәйгеләр үтте.
-
Сандугач керде күңелгә
Әнкәемнең бакчасында ничә ел инде әле кура җиләге, әле карлыган куагы арасында сандугач оя кора. Узган ел уч төбе кадәр генә ояга кара-көрән таплар белән капланган кеп-кечкенә өч йомырка салган иде. Аларның матурлыклары!..
-
26 июль көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Яшьләр көннәре
26-28 июль көннәрендә Мөслимдә Яшьләр көннәре уза. 26 июльдә 19.00 сәгатьтә инстаграм челтәрендә official_muslumovo аккаунтында район башлыгы Рамил Муллин белән туры элемтә оештырыла.
-
Пляж волейболы буенча ярышлар узды
Мөслим районы командасы составында Никита Кузнецов һәм Эмилий Хисаметдинов 3 урынны яуладылар.
-
МТВ 24.07.2019
МТВ 24.07.2019
-
Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
-
Тирә-юньне кем чүпли?
Соңгы елларда әйләнә-тирәне чистарту, тәртипкә китерү буенча күп эшләнде. Мөслимебез танымаслык булып үзгәрде. Авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыюны тәртипкә салу, чүплекләрне рекультивацияләү дә бу өлкәдә вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирде.
-
Груша һәм имбирь кайнатмасы
Баллы һәм хуш исле бу кайнатма ит белән бирү өчен дә, десерт өчен дә бара.Кирәкле кушылмалар:- 4 груша;- 0,5 кг виноград;- 1 лимон согы;- ½ аш кашыгы яңа өлгергән имбирь;- 3-4 канәфер чәчәге;- 250 мл су.
-
"Исламов" уракка төште
Дүшәмбе көнне “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, районда беренчеләрдән булып, уракка төште. Ул көнне Акрос комбайннары Иске Чакмак авылы янында үстерелгән 68 гектарлы көзге бодай басуында хәрәкәт итте.
-
Татарстанның баш онкологы: соцпакеттан баш тарткан кеше авыр хәлдә калырга мөмкин
Компенсация суммасы яман шеш рецидивы булган очракта кирәк булырга мөмкин булган даруларның бәясе белән чагыштырырлык түгел, дип аңлатты Владимир Жаворонков.
-
"Бердәм Россия» ишегалды стандарты турында халык белән фикер алыша башлады
Сишәмбе, 23 июль көнне, Казанның Җиңү Проспектында берьюлы берничә күпкатлы йортта яшәүчеләр ишегалдында җыелды. ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары Лилия Маврина һәм Роза Җәббарованың сәфәре сәбәп булды.