Тирә-юньне кем чүпли?
Соңгы елларда әйләнә-тирәне чистарту, тәртипкә китерү буенча күп эшләнде. Мөслимебез танымаслык булып үзгәрде. Авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын җыюны тәртипкә салу, чүплекләрне рекультивацияләү дә бу өлкәдә вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирде.
Бүген инде Мөслимнең, авылларыбызның чүп-чарга батып яткан вакытлары онытылып бара. Урамнарда яшь агач-куаклар үсә, бик күпләр капка алларын чәчәкләр, белән бизи. Яздан башлап көзгә кадәр чәчәкләр белән бизәлгән парк-скверларда, урамнарда матурлыкка сокланып йөрүче мөслимлеләрне һәм кунакларны еш очратасың. Татарда бар яхшы әйбергә киртә куя торган “әмма” дигән каршы куючы теркәгеч бар. Ул җөмләнең башында язылса, нинди дә булса кимчелек телгә алыначагы көн кебек ачык. Бу очракта да нәкъ шулай. Ни кызганыч, ихатасындагы чүбен теләсә кайда түгүче, кайда туры килә – шунда ташлап калдыручылар да юк түгел. Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, шундый тәртип бозучыларга карата ел башыннан 72 беркетмә төзелгән. Административ комиссия составында район эчке эшләр, янгын күзәтчелеге бүлекләре, “Росреестр” идарәсенең Мөслим бүлеге, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе вәкилләре дә бар. Әлеге комиссия Мөслим урамнарына, авыл җирлекләре территориясенә даими рейдларга чыга. Тәртип бозулар табылганда әлеге факт буенча беркетмә төзелә һәм комиссия каравына җибәрелә. Әлбәттә инде, хокук бозучыга җәза билгеләнә. ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 пункты нигезендә физик затларга штраф күләме – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр. Ел дәвамында әлеге зат тарафыннан шундый ук хокук тәртибен бозу кабатланса, штраф күләме 3500 сумнан 5000 сумга кадәр җитә. Район Башкарма комитетының юридик бүлеге белгече, беркетмәләр төзү буенча җаваплы Рөстәм Хантимеров үткәрелгән рейдлар турында түбәндәгеләрне җиткерде:– Территорияләрне күп очракта квадрокоптер ярдәмендә карыйбыз. Нәтиҗәдә урамнан карап йөргәндә күренмәгән күп кенә яшерен чүплекләр табыла. Шул рәвешле Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш авылларында – берәр, Метрәй авылында – дүрт, Сал. Муханда биш санкцияләнмәгән чүплек ачыкланды. Әлеге чүплекләрне гражданнар ихата артларына, чишмә һәм елга буйларына ясаганнар. Тиресне ихатадан читкә чыгарырга ярамый. Ихата алларында төзелеш материаллары саклау, тавык яисә каз-бәбкәсе асраучылар да бар. Болар да югарыда телгә алынган Кодекс буенча хокук тәртибен бозу буларак бәяләнә. Кисәтү ясалып та, тәртип бозуга чик куелмаса, әлеге гражданнарга карата штраф салына.Комиссия вәкилләре хәбәр итүенчә, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында да каты көнкүреш калдыкларын теләсә-кайда чыгарып ташлаучылар бар икән. Әлеге чүп-чарны эт-мәчеләр туздырып бетерә. Кайбер очракларда чүп тутырылган пакетларда фатир хуҗасына килгән квитанцияләр дә табыла. Бу очракта гаеплеләрне фаш итү җиңеләя икән. Әлбәттә, бүген чисталык буенча проблемалар бетте дип булмый әле. Шәхси ихатасы белән яшәүчеләр төзелеш калдыкларын, шифер һәм иске койма-рәшәткәләрне кайда куярга белми. Билгеле, аларны урнаштыру буенча да ачыклык кертелер һәм мәсьәлә уңай хәл ителер. Ә бүген җирлегебездә булдырылган тәртипне, чисталыкны һәм матурлыкны саклыйк. Бездән күреп, балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз да шулай дәвам итәр.
Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.
Фото – административ комиссия архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев