25 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
26-29 гыйнвар көннәренә һава торышы
26 гыйнвар -16, -12, аязучан-болытлы, кар, җил - төньяк-көнчыгыштан. 27 гыйнвар -14, -13, аязучан-болытлы, кар, җил - көньяке-көнчыгыштан. 28 гыйнвар -23, -18, аяз, җил - төньяк-көнбатыштан. 29 гыйнвар -24, -18, аяз, җил - көнбатыштан.
-
МТВ 25.01.2017
-
Ата-аналарга онлайн-режимда дәүләт имтиханнары үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр
15 нче февральдә белем бирү өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов ведомствода әти-әниләр белән очрашу уздыра. Бөтенроссиякүләм оештырылучы әлеге очрашуда дәүләт йомгаклау аттестациясенә кагылышлы сораулар уртага салып сөйләшенәчәк.
-
Февраль аена намаз вакытлары
Милади 2017 ел (Җөмәд әл-әүвәл - Җөмәд әл-ахир) Һиҗри 1438/1439
-
Узган ялларда Мөслимдә ике янгын булган
Ел башыннан җирлегебездә 5 янгын очрагы теркәлде. Соңгы икесе узган ял көннәрендә булды. 21 гыйнвар көнне Мөслимдә Комсомол урамында шәхси йортның ишегалдындагы гаражында ут чыга.
-
Сорагыз - җавап бирәбез: "Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә нинди кредит бирелә?"
Венера Харисова, Мөслим авылы, лицей укытучысы: Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, банклар тарафыннан ашыгыч ихтияҗларны хәл итү өчен кредит алу мөмкинлеге бар дип ишеткән идем. Мин үзем хезмәт хакын "Россельхозбанк" аша алам. Шуңа күрә дә, кредитны әлеге банк аша алу уңайлы булыр иде. "Россельхозбанк"та мондый кредитлар бирелә микән?
-
Спиртлы эчемлекләр белән мавыгып, ата-ана бурычларын үтәмәгән өч райондашыбыз җаваплылыкка тартылды
Мөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең җомга көнне узган утырышында төнге сәгатьләрдә урамда йөргән 4 үсмернең эше каралды.
-
Елгабаш авылында Рәшит Хәбиров хөрмәтенә истәлек тактасы куелды
Симәк авыл җирлегендә 2016 елдагы эшчәнлеккә багышланган халык җены үтте. Җыенда район башлыгы Рамиль Муллин, "Урожай" агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Зиннуров катнашты. Халык җыены Елгабаш авылы клубы бинасында узды.
-
Мәктәп укучылары "Упкынга илтүче афәт - нәрсә ул?" соравына җавап эзләде
ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча оперуполномоченные, полиция подполковнигы Эльмир Шәймарданов һәм муниципаль хезмәткәр Ләйсән Салихова Олы Чакмак мәктәбендә укучылар өчен наркотикларның зыяны турында "Упкынга илтүче афәт" темасына сөйләшү уздырдылар.
-
Мөслимдә иң яхшы балалар бакчасы тәрбиячесен сайладылар
"Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенең муниципаль туры узды. Анда барлыгы 11 тәрбияче катнашып, презентацияләр күрсәтте, видеопроектлар тәкъдим итте, балалар белән чаралар күрсәтте.
-
Чыгарылышларның 700гә якын әти-әнисе дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча җыелышта катнашты
17-20 гыйнвар көннәрендә 9-11 сыйныф укучылары зона әти-әниләр җыелышлары узды. Анда укучылар үзләре дә катнашты. Мөслим, Тойгелде, Симәк, Күбәк зоналарында барлыгы дүрт җыелыш үтеп, аларда барлыгы 700 гә якын кеше катнашты.
-
Укучылар БДИны ана телендә бирергә хокуклы
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен 11 нче сыйныфны тәмамалаучылар имтихан тапшыруны сорап язылган гаризаларын 1 февральгә кадәр, ә 9 сыйныфлар исә 1 мартка кадәр укыган мәктәпләренә тапшырып бетерергә бурычлы.