Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елгабаш авылында Рәшит Хәбиров хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

Симәк авыл җирлегендә 2016 елдагы эшчәнлеккә багышланган халык җены үтте. Җыенда район башлыгы Рамиль Муллин, "Урожай" агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Зиннуров катнашты. Халык җыены Елгабаш авылы клубы бинасында узды.

Җыенда Елгабаш авылы халкы, агрофирма һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов, район башлыгы Рамиль Муллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмагать тәртибен саклау буенча урынбасары Александр Янов, җирлектәге оешма җитәкчеләре чыгыш ясады. Бу көнне шулай ук күренекле якташыбыз, Елгабаш авылында туып үскән Рәшит Хәбиров хөрмәтенә куелган истәлек тактасын да ачу булды. Рәшит Хәбиров Елгабаш авылында күп функцияле үзәк, Краснояр авылында мәчет салдырды, шулай ук җирлектә күп эшләрне башкарырга да ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә дә якташыбызның игелекле хезмәтләре сокланырлык һәм зур хөрмәткә бик тә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев