24 июль 2017 яңалыклары
-
Казанда автобус өстенә агач ауган
Казанда 47 нче номерлы маршрут автобусы өстенә агач ауган. Әлеге хәл кичә Батыршин урамы тукталышында булган, дип яза "Татар-информ" сайты.
-
«Китапка икенче тормыш бүләк ит!» хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала
28нче июльдән 28нче октябрьгә кадәр Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы. Шәһәр халкы китапханә фондларын дәреслекләр, фәнни-поуляр, матур әдәбият, белешмә әдәбият китаплары белән тулыландыра ала.
-
Бензин бәясе арта
2017 елның икенче яртысында Россиядә бензинны ваклап сату бәяләре 1 проценттан узмаячак һәм бәя арту сентябрь аенда булыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматларны "Известия"гә Vygon Consulting аналитик агентлыгы китергән.
-
"Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире билгеле булды
Бүген "Татарстан яшьләре" коллективына баш мөхәррир исемен хәбәр иттеләр. Редакциягә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов килде, дип яза "Матбугат.ру" сайты.
-
Чаллыда поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгәннәр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Чаллыда Яңа шәһәрдә төтен баскан поликлиникадан 224 кешене эвакуацияләгән. Аларның 150се поликлиникага килүчеләр, 74е персонал, дип җиткерә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
-
Республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер район билгеле булды
Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре билгеле, дип яза "Татар-информ".
-
Ветеринарлар кисәтә: нодуляр дерматит авыруын ничек булдырмаска?
Мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит - тире астындагы тукымаларның һәм органнарның шешенүе, бизгәк, тире астында төерләр барлыкка килү, күзләр, тын алу һәм аш кайнату трактларының лайлалы тышчасы зараралануын китереп чыгаручы йогышлы авыру.
-
Мөслим прокуратурасы ярдәмендә 3 миллион cумнан артык хезмәт хакы түләтелде
Мөслим районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Урожай" җәмгыятендә тикшеррү уздырды.
-
Мөслимлеләргә су буенда үтәлергә тиешле законнар хакында искәрттеләр
Җәй көне су буйларында ял итүчеләр саны арта. РФ Су кодексының 6 маддәсе нигезендә гомуми файдаланудагы су объектлары һәркем өчен һәм аларны һәр гражданин шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары максатындабушлай кулланырга хокуклы. Гомуми файдаланудагы су объектының яр линиясендәге җир полосасы да гомуми файдалану өчен. Яр буе полосасында йөрергә, балык тотарга, йөзмә...
-
Каенсазда трактор аккумуляторын урлаганнар
Алдагы атнада бер җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Каенсаз авылы янындагы урманда торган трактордан ике аккумулятор батареясен урлаганнар.
-
Кадастр белгечләре мөслимлеләрнең сорауларына җавап бирәчәк
26 июльдә Мөслимдә Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Н Слесаренко гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча күпфункцияле үзәкбинасында 10.00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны 2-59-18 телефоны аша алырга мөмкин.
-
Татарстан юлында зур һәлакәт: могҗиза белән исән калганнар (ФОТО)
Әлмәт районының 77 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, кара-каршы бәрелеп, җимерелгән автомобильләрдән йөртүчеләрне алган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Теләче районында буада 42 яшьлек ир-ат батып үлгән
Батып үлгән җирле ир-атның үле гәүдәсе Казаклар авылы тирәсендә су өстенә чыккан.
-
Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә атна башында - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак, дип язылган "Татар-информ" сайтында.
-
24 июль - Россиядә кадастр инженерлары көне
Бу дата 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Димәк, барлык кадастр эшләрен башкаручылар бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.