23 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Династия чылбыры өзелмәс
Тат. Бүләр егете Ринат бөтен барлыгы белән авылга береккән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәрендә автокран шоферы белгечлеге ала. Ул вакыттагы “Уңыш” күмәк хуҗалыгын җитәкләүче Зөфәр Солтанов егетне колач җәеп каршы ала. Ни дисәң дә, авыл хуҗалыгы өчен бик тә кирәкле һөнәр үзләштергән бит егет!
-
Цикламен – кояш гөле
Цикламен кышкы зәмһәрир суыкларда да чәчәк атучы иң киң таралган гөлләрдән санала. Аның үтә дә ачык төсле чәчәкләре кар өстендә елмаешкан кояш нурларын, җәйге болында очып йөргән күбәләкләрне хәтерләтә.
-
Күңелдә төзәлмәс яра (Юксыну)
Без, сигез бертуган – Мәхмүзә, Сафия, Лилия, Зөлфия, Зөлфәт, Зөфәр, Гүзәлия һәм Фиразия – Метрәй авылында әниебез Мәхтүмә һәм әтиебез Галимҗан Шәрәфетдиновларның тату, үрнәк гаиләсендә дөньяга килеп, бер-беребезгә терәк булып, тәртипле, хезмәт сөючән балалар булып үстек.
-
24 ноябрьгә һава торышы
Көндез һаваның максималь температурасы -5.. -8 градус
-
Телефон урлаган өчен хөкем ителгән
Сатучыга 13 мең сум күләмендә матди зыян килә.
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Бүген иртәнге планлаштыру утырышында бертөркем райондашыбыз бүләкләр алды.
-
Терррорчылык кисәтелә
Мөслим районы террорчылыкка каршы комиссиясенең утырышы үтте.
-
Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алу кичәсе үтте
Кичәдә якташыбыз истәлеген район үзәгенең бер урамына аның исемен биреп мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр яңгырады.
-
Ярминкәгә килегез! (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Мөслимнең Банк урамында җаның ни тели – шуны алырга була.
-
Торыш авылы Вәлиевләргә карап тора
Безнең авыл район үзәгеннән шактый ерак. Урман эченә сыенып утырган искиткеч матур төбәк булса да, соңгы елларда илдә барган үзгәрешләр авылда яшәгән хезмәт яшендәге кешеләргә эш табу, яшәү чыганагы булдыруны шактый кыенлаштырган иде. Күпләре читкә китеп акча эшләүгә күчте. Ихатасында мал-туар, кош-корт асрап көн күрүгә калучылар да булды. Әкренләп булса да, фермерлык хәрәкәтенә кушылучылар да күренә башлады.