23 май 2020 яңалыклары
-
Бәрәңге баш авыртуын да дәвалый
Чи бәрәңгене (1 кг) угычта уып, чиста тастымалга сылагыз
-
Онытылган шәхесләр, аваз бирегез!
Соңгы вакытларда туган як, туган авыл тарихы белән кызыксына башладым. Дөрес, элек тә бу тема миңа чит түгел иде, әмма ныклап тотынырга җай чыкмады. Ә тарих шундый кызыклы тармак икән, аның ишеген ачып, тупсасын атлап керүгә ул сине үзенә суырып та ала.
-
Яшелләндерү эшләре дәвам итә
Районда язгы чорда 1300 юкә, 500ләп каен, 300дән артык нарат, 3500 данә куаклар утыртылган.
-
“Игътибар, балалар!” профилактик операциясе игълан ителде
Балаларга юлларда үз-үзләрен тоту, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында өйрәтү беркайчан да артык түгел.
-
“Мөслим” мәчетенә яңа ай куелды
Моннан 30 ел элек төзелгән “Мөслим” мәчетендә яздан бирле капиталь ремонт эшләре бара.
-
24 май көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр
-
Рөстәм Миңнеханов пандемия вакытында эшен дәвам итүче бизнесменнарны кисәтте
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус таралуга бәйле вәзгыять тотрыкланды, әмма җиңел булмады.
-
Теләгән – әмәлен, теләмәгән сәбәбен табар
Югары Табын авылын¬да яшәүче Рузалия һәм Фәһим Фәрхетдиновларның гаилә ферма¬сында мөгезле эре терлекләр саны шактый. 10 сыер, 5 тана, 5 үгезләре бар, 10 бозау янына тагын яңалары өстәлергә тора.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Бала хакына
Таһир ашарга утырган гына иде, ишек шакыдылар. Ир, берни уйламыйча, барып ачты һәм катып калды. Бусагада аның беренче мәхәббәте – хатыны Ләйлә басып тора иде.
-
Татарстанда коронавирус белән авыруның 76 яңа очрагы теркәлгән
Тәүлек эчендә - 127 кеше дәваланган.
-
Онытылмас еллар
Әтиебез – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зөфәр Гайсин Вәрәшбаш авылында җиде балалы гаиләдә үсә. Ундүрт яшендә тракторга утыра. Яр Чал¬лыда тракторчылар курсын тәмамлап, Мөслим МТСында эшли башлый. Унси¬гез яше дә тулмаган егетне 1942 елның сентябрендә фронтка алалар. Алар Мөслимнән сигез егет чыгып китәләр.
-
Эксперт: Telegram-каналлар объектив булмаган блогларга әверелде
Ул мондый аноним каналлар акрынлап тар тармаклы классик басмаларны алмаштыра, дип өстәде.
-
Татарстанлылар башкаручылар конкурсында җиңеп клип төшерә ала
Җырны теләсә кайсы телдә башкарып, видео яздырып конкурска җибәрергә кирәк.
-
Чиркәү чаңы яңгырар
Элеккеге часовня урынын¬да төзелүче Аллаһ йорты¬на беренче нигез ташы 2010 елда салынган. Ул вакыт¬та буш җирдә мәһабәт бина калкып чыгар дип, берәү дә уйламагандыр. Авылдашла-рын туплап, күмәк эшкә тар¬тучы Валерий Кондратьев гыйбадәт йортында эшләрне оештыруга аеруча җаваплы карый. Сүзгә саран булса да, эшнең тәмен тоеп башкара ул.