Чиркәү чаңы яңгырар
Элеккеге часовня урынын¬да төзелүче Аллаһ йорты¬на беренче нигез ташы 2010 елда салынган. Ул вакыт¬та буш җирдә мәһабәт бина калкып чыгар дип, берәү дә уйламагандыр. Авылдашла-рын туплап, күмәк эшкә тар¬тучы Валерий Кондратьев гыйбадәт йортында эшләрне оештыруга аеруча җаваплы карый. Сүзгә саран булса да, эшнең тәмен тоеп башкара ул.
– 1937 елга кадәр безнең Усы чиркәве иң бай чиркәүләрнең берсе булган. Бөтен ил буенча атеизм шәүләсе үрмәләгәндә, чиркәүләр ябылып, чаңнары төшерелгәндә, безнең дин йорты да кыенлыклар кичергән. Мәчет һәм чиркәүләрне юк итүчеләр үзләре дә рәхәт яшәмәде, анысы. Бүген без изге эшкә алындык, ахыры хәерле булсын! – ди Валерий абый.
Аның бу эшләрне башлап йөрүе, җанын-тәнен биреп эшләве аңлашыла да. Әбисенең туганнан туган сеңлесе монастырьда монашка булган. Дингә ышану ерак тамырлардан килә.
– Ихатаңда кечкенә генә корылма ясарга алынсаң да, төзелеш өчен бик күп чыгымнар таләп ителә. Ә монда нинди зур чиркәү төзелә! Материаллар, башка кирәк-яраклар өчен күп средстволар керде. Осталар стеналарын күтәрделәр, түбәсен яптылар. Чиркәүнең фасад өлешен эшләп бетерәсе, алтарен ясыйсы бар, буяу эшләре калып килә, чаңнарны урнаштырасы бар. Иң мөһиме – озын гомерле булсын ул. Кеше күңелендә булган иң нечкә кылларга тияргә берәүнең дә хакы юк. Безнең җирлектә төрле дин, милләт кешеләре гомер кичерә: татарлар, марилар, керәшеннәр... Диннәр төрле булса да, халык дус һәм тату яши. Дингә бәйле бәхәсләр булганы юк. Диннәр төрлелеге үзара аңлашып яшәүгә беркайчан киртә булмады, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.
Чиркәүнең иганәчеләре дип аерым кешеләрне әйтеп булмый. Авылдан чыккан кешеләр зур ярдәм күрсәтсәләр дә, күләгәдә калуны кулайрак күрә. “Изгелек эшлә дә суга сал” дигән әйтем бу урында бик дөрес булыр.
Валерий Кондратьев без килгәндә штукатур эше белән мәшгуль иде. Чиркәү чаңнарының да тиздән урнаштырыласын хәбәр итте. Аллаһ йортында барлыгы алты чаң булачак. Төрле зурлыкта булу өстенә, алты төрле тавыш чыгарачак алар. Бүгенге көндә чаңның 10 потлысы чиркәү колокольнясына урнаштырылган.
Чиркәү янында трапезная да ясалган. Артык зур булмаган әлеге бинага килеп керү белән дивардагы рәсемгә күз төшә. Стенаның буеннан буена ясалган манзараны Иваново шәһәреннән килгән рәссам Георгий башкарган. Майлы буяуларга күңел җылысын да салуы әллә каян күренеп тора. Чиркәүдә ирекле рәссамнар тарафыннан эшләнгән бик күп сандагы сурәтләр, картиналар, иконалар да бар. Җирлек халкы, төзелеш тәмамланып, чиркәүнең файдалануга тапшырылуын зарыгып көтә.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев