Онытылмас еллар
Әтиебез – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зөфәр Гайсин Вәрәшбаш авылында җиде балалы гаиләдә үсә. Ундүрт яшендә тракторга утыра. Яр Чал¬лыда тракторчылар курсын тәмамлап, Мөслим МТСында эшли башлый. Унси¬гез яше дә тулмаган егетне 1942 елның сентябрендә фронтка алалар. Алар Мөслимнән сигез егет чыгып китәләр.
Әти Ленинград блокадасына эләгә. 900 көн дәвамында камалышта булган шәһәр халкы, каланы саклаучы сугышчылар түзеп булмаслык шартларда да батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәләр. Әтинең сугыш хатирәләре турында сөйләгәннәре әле дә колак төбендә яңгырый кебек...
… Солдатларга декабрь аенда гына шинель кидерәләр, аякларына хром ботинкалар бирәләр. Әтине җыелу пунктыннан понтон күперләр салучы батальонга билгелиләр. Төп вазыйфалары күперләр төзү булса да, шәһәрне саклаучы корылмалар, хәрби пунктлар төзү, сазлык аша юллар салу да алар жилкәсенә төшә. 1943 елның мартында аларны понтон күперләрне хәрәкәткә китерүче моторлар белән эшләргә өйрәтәләр. Бу юкка гына булмый. Озак та үтми аларга дошман белән көчле бәрелештә катнашырга туры килә. Әтигә берничә сугышчы белән Вокса елгасы аша 80 сугышчыны, хәрби кораллар һәм азык-төлекне үзебезнекеләргә чыгару заданиесе йөкләнә. Понтон елга ярына җитү белән дошманның яшерен группасы һөҗүм башлый. Ике арада көчле атыш китә. Безнең солдатлар дошманның күп кенә солдатын юкка чыгара. Хәрби задание уңышлы үтәлә. Әлеге батырлыгы өчен әти III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ленинград шәһәрен саклаганда әтигә мондый заданиеләрне күп мәртәбәләр үтәргә туры килә. Ниһаять, 1994нче елның 27 гыйнварында шәһәр тулысынча азат ителә.
Әтиебез сугышчан юлын Балтик буе республикаларында дәвам итә, күп кенә шәһәр- авылларны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашып, сугышны Будапештны алу белән тәмамлый.
Әтинең күкрәген сугышта курсәткән батырлыклары өчен күпсанлы орден-медальләр бизәде. Алар арасында хезмәттәге җиңүләре өчен бирелгәннәре дә бик кадерле булды әтигә. Сугыштан соңгы елларда да нинди генә эшкә билгеләсәләр дә, хезмәтен намус белән башкарды. Механизатор да, бригадир да, ферма мөдире дә булды.
Алар әниебез Гыйздекамал белән алтмыш алты ел бергә, шатлык-борчуларны уртак итеп, гомер кичерделәр. Беркайчан да язмышларыннан зарланмадылар, гел хезмәттә булдылар, безгә дә шундый тәрбия бирделәр.
Әтиебез җиңү бәйрәмен һәрвакыт зур дулкынлану белән көтте. Бәйрәмгә дип орден- медальләр таккан костюмын алдан әзерләп куя иде. Кызганыч, әтиебез бакыйлыкка күчте.
Ә тыл һәм хезмәт ветераны булган әнкәебез, Аллага шөкер, исән-сау, тиздән 104 яшен тутыра. Әнкәебезгә дә сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Сугыш вакытында аны колхоз атларын карарга куялар. Җитмеш атны ике хатын-кыз карыйлар. Ул вакытта закон каты була, атлар өчен башың белән җавап бирәсең. Ирләр белән беррәттән печән дә чаба, ашлыгын да суга. Күпсанлы мактау кәгазьләре, медальләр аның тырыш хезмәте турында сөйли.
Нәҗибә Җәләлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев