21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Бөтенрәсәй конференциясендә лицей укучылары призлы урынга чыккан
Казан федераль университетының Алабуга институтында "Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" темасына укучыларның һәм студентларның VII Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте.
-
МТВ 18.11.2016
-
"Татарстан-Яңа гасыр" каналы Мөслим турында яңа тапшыру әзерли
Бу көннәрдә Мөслимдә "Татарстан-Яңа гасыр" каналында баручы "Әдәби хәзинә" тапшыруының иҗат төркеме эшләде. Алар якташ язучыларыбыз Фоат Садриев һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановның тормыш һәм иҗат юлы турында тапшыру төшерделәр.
-
"Туган як" агрофирмасы хезмәтчәннәрен хөрмәтләде
"Туган як" агрофирмасында "Уңыш-2016" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә 100 дә артык авыл хуҗалыгы хезмәтчәне катнашты. Тантанада "Чаллы икмәге" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы эшчәннәрен тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерде.
-
Мөслимнең иң сәләтле балалары район җитәкчелеге бүләгенә лаек булды
Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре укучылар белән ел дәвамында бик күп төрле бәйгеләр, ярышлар, фестивальләр оештыра. Уку елы башланып, ике айдан артык кына вакыт узуга карамастан, үзәк белгечләре мәктәпләрдә дистәгә якын бәйге үткәрде. "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырылган "Сәләтле балачак бәхетле булачак" исемле фестиваль нәкъ менә төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларны...
-
Спорт мәктәбе бадминтончылары Татарстан Кубогы өчен ярышты
19-20 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Кубогының бишенче этабы узды.
-
Газетабызга язылучылар арасында лоторея уйнатыла
2017нче елның беренче яртыеллыгы өчен бу көнгә кадәр "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында лотерея уйнатыла. Газетабызга язылучыларның квитанция күчермәләрен матбугат үзәгенә алып килүләрен сорыйбыз. Җиңүчеләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.
-
Мөслим волейболчылары беренче бишлеккә кергән
18-19 ноябрь көннәрендә Алексеевск районында волейбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышта республиканың төрле районнарыннан 7 команда катнашты. Безнең волейбол командасы бишенче урынны яулады. Команданың тренерлары - Илдар Мадъяров, Илназ Кашапов.
-
Референдумда катнашкан мөслимлеләрнең 77,5%ы уңай тавыш биргән
20 ноябрь көнне республикабыз территориясендә үзара салым акчасын җыю буенча референдум узды. Районыбызның унтугыз авыл җирлегендә дә бу көнне тавыш бирү үткәрелде.