Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең иң сәләтле балалары район җитәкчелеге бүләгенә лаек булды

Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре укучылар белән ел дәвамында бик күп төрле бәйгеләр, ярышлар, фестивальләр оештыра. Уку елы башланып, ике айдан артык кына вакыт узуга карамастан, үзәк белгечләре мәктәпләрдә дистәгә якын бәйге үткәрде. "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырылган "Сәләтле балачак бәхетле булачак" исемле фестиваль нәкъ менә төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларны...

Жюри вәкилләре видеоролик, фоторәсем, рәсем, плакат, аппликация, кул эшләре номинацияләрендә, төрле яшь төркемнәрендә 300 дән артык укучының эше белән танышты. Укучылар бигрәк тә "Минем яраткан укытучым", "Габдулла Тукай әкиятләре геройлары" исемле рәсем, кул эшләре бәйгеләрендә яратып катнаштылар. Төрле номинацияләрдә һәм яшь төркемнәрендә җиңүчеләр билгеләнде. "Иң-иң" дигән эшләр республика турына, Казан шәһәренә юлланды.

Укучыларның эстетик талантларын ачу, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, театр сәнгатен үстерү максатында "Сәйяр" театр фестиваль-бәйгесе оештырылды. Бәйгедә нигездә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашса да, мәктәп укучылары да читтә калмады. Шундыйларның берсе - Мөслим гимназиясе укучылары. Алар "Елак батыр" спектаклен видеога төшереп республика турына тәкъдим итте. Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге милли драматургиянең VIII Халыкара театр фестивале кысаларында үткәрелгән конкурста Күбәк урта мәктәбе җиңү яулады. Коллектив Яр Чаллы шәһәрендә узган зона турында "Американ" спектакле белән чыгыш ясады. Шәүкәт Биктимеров исемендәге V республика балалар театр сәнгате бәйгесендә район данын Мөслим лицееның 8-11 класс укучылары яклады. Алар "Беренче театр" спектакленең видеоязмасын тәкъдим иттеләр.

Республика бәйгеләреннән тыш, Мәктәптән тыш эшләр үзәге дә әледән-әле төрле конкурслар оештыра. Шундыйларның берсе - социаль челтәрләрдә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" группасында үткәрелгән "Минем беренче укытучым" фотоконкурсы. Бу бәйге укучылар арасында зур яклау тапты. Анда илледән артык бала беренче укытучысының фотографияләрен урнаштырды. Башлангыч класс укучылары арасында үткәрелгән "Боз өстендә сак бул" рәсем конкурсында нәниләребез аеруча активлык күрсәттеләр. Бәйгенең район турына йөзгә якын эш кабул ителде.

Ел саен коррупциягә каршы көрәш максатыннан "Гадел яшәргә кирәк" конкурсы оештырыла. Бу бәйге быел да уздырылды. Рәсем, плакат, аппликация, видеоролик номинацияләрендә призлы урын яулаганнарның эшләре республика этабына тәкъдим ителде. Конкурс белән район җитәкчелеге дә кызыксынып тора. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәридә Гайнетдинованың катнашуы да бу бәйгенең җитди булганлыгын ассызыклый. Район турында җиңгән 9 укучыга Мактау кәгаьләре белән истәлек бүләкләре дә тапшырылды.

Бу көнне район күләмендә җиңү яулаган йөзгә якын эш авторы район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов, Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров кулыннан Мактау кәгазьләре һәм истәлек бүләкләре алды. Чара район үзәге мәктәпләрендә белем алучы сәнгатькә гашыйк укучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев