Бөтенрәсәй конференциясендә лицей укучылары призлы урынга чыккан
Яңалыклар

Бөтенрәсәй конференциясендә лицей укучылары призлы урынга чыккан

Казан федераль университетының Алабуга институтында "Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" темасына укучыларның һәм студентларның VII Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Мөслим лицееның 11 класс укучылары да әлеге конференция эшендә катнаштылар. Язилә Хафизова - икенче, Алия Хуҗиәхмәтова өченче урынга лаек булды. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ситдыйкова.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев