21 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Россия пенсионерларының 30 проценты бер тапкыр бирелә торган 5000 сумны хупламый
2016 елның 26-29 августында Россиянең 48 төбәгендә үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә.
-
Татарстан бюджеты кабат үзгәрешләр кичерә
Салым һәм салым булмаган кретемнәр 23,1 млрд сумга артачак.
-
Укучылар белән берлектә терроризмга каршы тору буенча ачык дәрес үтте
21 сентябрь көнне полиция майоры, җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция урынбасары Александр Янов Мөслим сәнгать мәктәбенә очрашуга килде. Ул мәктәп укытучыларына инструктаж - әңгәмә үткәрде, экстремизм, терроризмга каршы тору чаралары турында сөйләде.
-
Игътибар!!!
Район Башкарма комитеты халыктан автомобиль юллары янында рөхсәтсез урнаштырылган һәйкәлләрне һәм чардуганнарны алуларын сорый. Бу белдерү газетада басылып чыкканнан соң 10 көн үткәч, әлеге һәйкәлләр һәм рәшәткәләр авыл җирлекләре тарафыннан алыначак.
-
"Халык инспекторы" дип Илнар Гыйздуллин сайланды
"Халык инспекторы" конкурсының район этабы 20 сентябрь көнне төгәлләнде. Конкурста 6 "халык инспекторы" катнашкан иде, беренче урынга 3854 тавыш ,ягъни 49.2 процент белән Гыйздуллин Илнар Илсур улы чыкты, икенче урында 3347 тавыш белән Фәхрәзиев Айдар Васыйл улы, өченче урынга 333 тавыш белән Ильясов Вячеслав Фирдәвис улы лаек булды.
-
РФның Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис Мөслимдә
Бүген Мөслимгә эш визиты белән РФ Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман килде. Кунакларны район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин озатып йөрде. Андрей Чибис иң беренче республика программасы нигезендә төзелгән "Курай"паркы белән танышты, шулай ук Пушкин урамында урнашкан күпкатлы йортлар ишегалдын карады....
-
МТВ 18.09.2016
-
МТВ 16.09.2016