Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан бюджеты кабат үзгәрешләр кичерә

Салым һәм салым булмаган кретемнәр 23,1 млрд сумга артачак.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан бюджеты кабат үзгәрешләр кичерә. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советының 21 нче утырышында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Шул рәвешле, республиканың 2016 елга булган бюджет керемнәре 199,8 млрд сум күләмендә булачак. Чыгымнар исә 207,4 млрд сум тәшкил итә. Бюджет дефициты исә 7,6 млрд сум булыр дип көтелә.

Депутатлар каршындагы чыгышында министр 8 ай нәтиҗәләре буенча, салым һәм салым булмаган кертемнәрне 23,1 млрд сумга арттыру күздә тотылуын ассызыклады.

Татарстан парламентының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика бюджетының кертемнәр өлешен 24,9 млрд сумга арттыру ниятләнә. Чыгымнар өлеше исә барлык юнәлешләрдә дә булачак, дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X