Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия пенсионерларының 30 проценты бер тапкыр бирелә торган 5000 сумны хупламый

2016 елның 26-29 августында Россиянең 48 төбәгендә үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә.

Россиялеләрнең 27 проценты Россия Хөкүмәтенең 2016 елда пенсияләрнең көзге индексациясен пенсионерларга 2017 елның гыйнварында бер тапкыр 5 мең сум түләү белән алыштыру турындагы карарын битараф кабул иткән, шул ук вакытта сораштыруда катнашкан пенсионерларның 30 проценты бу карардан канәгать булмавын белдергән. Бу хакта "Левада-центр" сораштыру үзәгенә сылтама белән "РИА-Новости" яза.

Сораштыру 2016 елның 26-29 августында Россиянең 48 төбәгендә 137 торак пунктында 18 яшьтән алып өлкәнрәк 1600 кеше арасында үткәрелгән.

Сораштыру мәгълүматлары буенча россиялеләрнең яртыдан күбесе (56 процент) Хөкүмәтнең бу карары хакында ишеткән, пенсия яшендә булмаган респондентларның 11 проценты аны хуплый, ә 14 процент бу карардан канәгать булмавын белдерә. Яшьләрнең 35 проценты моңа битараф, ә пенсионерларның бары тик 6 проценты гына шул фикердә. Пенсия яшендәге россиялеләрнең 10 проценты Министрлар Кабинетының бу карарын аңлап кабул иткән, хәтта аны хуплаган пенсионерлар да бар (17 процент).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама