Тукай районындагы янгында һәлак булган җиденче кешенең мәете табылган
Татарстанның Тукай районында шәхси йорт янган урында һәлак булган җиденче кешенең мәетен тапканнар. Ул – балигъ булмаган бала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр