Изгелек
Галәмнәрне бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһы Тәгаләгә хәмед вә сәнәләребез хастыр. Аллаһның үзеннән генә ярдәм сорап, дога кылабыз. Аллаһ бәнләләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул ялгызы, юк аның тиңдәше.