Авылым тарихының бер бите
Бөек Ватан сугышы зур югалтулар алып килә, кыска гына арада олы территорияләр басып алына. Кешеләрне, матди байлыкларны ил түренә күчерү – эвакуация башлана. 1941 елның июлендә Ленинградның Фрунзе районындагы 25 санлы мәктәпне эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Ата-аналар, безнең ил иң көчлесе, дошман тиз арада җиңеләчәк, дип чын күңелдән ышанып, балаларын җибәрәселәре килми. Кызганычка каршы, шәһәрдә калган балалар блокадада үлә.