Исем җисемгә туры килсен!
Никахлашканда мулла: “Нар”га беткән исемнәр тәмугка ишарәли”, – дип, махсус журналына, булачак иремнең исемен үзгәртеп, “Илдан” дип язды. Кәгазьдә – Илдан, паспортта Ленар булган ирем белән балалар үстердек. Ләкин аның Илдан булуын без, шаһитлар һәм мулладан башка берәү дә белмәде.