Әдәби мизгел. Җылы оя (ЯТИМ МАЛАЙ)
Соңгы вакытта булган вакыйгалардан Дима боегып, ябыгып, суырылып калды.Әнисенең үлүен авыр кичерде: ул аны бик ярата, әнисе өйдә торган чакларында аның янында йомшак беләген кочаклап йоклый иде.Әнисе иркәли, кочаклый, үбә.Ләкин бу бәхет озакка булмый, әнисе тагын каядыр китеп югала...