Безнекеләр беренче
ТР Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелүче «Ел китабы-2014» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы - чәчмә әсәрләр (проза), 54-е - тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е - балалар әдәбияты, 43-е - рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е - татар телендәге публицистика...