20 август 2015 яңалыклары
-
Шушы көннәрдә скверга А. Пушкинның монументы да урнаштырылачак
2015 ел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Казанда һәм республика районнарында яңа парклар ачыла, булганнары яңартыла, агачлар утыртыла.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Озак еллар намуслы хезмәте һәм предприятие үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы "Просто молоко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы "Мөслим коры сөт заводы" ачык акционерлык җәмгыятенең электр машиналары элементларын ураучы Вәҗиева Нурия Миншәрип кызы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Тарих битләрендә: "Мөслим урамнары ничек барлыкка килгән?"
Кооператив урамы - Бу урам Мөслим авылында беренчеләрдән булып барлыкка килгән. Аның беренче өлеше дә, арткы урамнары да күп еллар буена Кооператив урамы исеме белән йөртелде. Ыкта ташу булган елларда су базларга гына керә торган булган.
-
Сайлау алды очрашулар башланып китте
Авыл җирлекләрендә сайлау алды очрашулары башланып китте. Кичә Яңа Усы авылы мәдәният йортында узган очрашуда район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.
-
44 яшьлек райондашыбыз ялган аракы эчеп агуланган
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 65 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 5се көнкүрештәге тән җәрәһәте, 1 кеше инсульт белән килгән.
-
Мөслимнең 85 еллык юбилеена багышлап 15 км юлны йөгереп уздык
20 август көнне спорт сөюче райондашларыбыз Мөслим районының 85, Татарстан республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллык юбилейларына багышланган марафонга чыкты. Түбән Табын авылыннан алып район үзәгенә кадәрге 15 км озынлыктагы юлны 15 мөслимле узды.
-
Техник күзәтүне вакытында үткәрмәгән агрофирмалар һәм оешмалар җитәкчеләре дә җавапка тартылачак
ТР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышына күзәтчелек идарәсе карары нигезендә 27 июльдән башлап, "Комбайн" операциясе үткәрелә.
-
Быел тагын 10га якын урамда тротуар ясалачак
Алдан хәбәр иткәнебезчә, район үзәге урамнарына тротуар ясау эше быел да дәвам итә. Тротуар булдырлачак урамнар исемлеге билгеле булды.
-
"Дуслар-клаб"ка яңа фильмнар кайтты
"Дуслар-клаб" кафесы каршында эшләп килүче кинотеатр тест режимында эшләвен дәвам итә.