Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарих битләрендә: "Мөслим урамнары ничек барлыкка килгән?"

Кооператив урамы - Бу урам Мөслим авылында беренчеләрдән булып барлыкка килгән. Аның беренче өлеше дә, арткы урамнары да күп еллар буена Кооператив урамы исеме белән йөртелде. Ыкта ташу булган елларда су базларга гына керә торган булган.

1нче тыкрык күпердән кергәндә, уңга борылып китә, арткы урам шунда башланган.

2 нче тыкрык - Маша тыкрыгы - Хәзерге "Урожайная" урамы. Урам бик сазлыклы булу аркасындадыр, анда кеше күпләп төпләнмәде. Кояшка каршы ихаталарда гел өянкеләр генә үсә. Тыкрыкның бер ягында - биш, икенче ягында бер генә хуҗалык иде. Хәзерге кибетләр, сыра бары - шунда. Бу тыкрык һәр елны төзелә торган күпергә чыгу юлы булды.

3 нче тыкрык - уңга керә. Сул ягында бүрәнәдән төзелгән "Сельхозснаб" бинасы бар иде.1953 елда көз көне аның ишегалдында һәм Кооператив урамының шул тирәсендә район колхоз-совхозларының елдагыча уза торган күргәзмәсе булды. Башка елларда, аннан соң да күргәзмә "Путиловец"(соңрак Киров исемендәге) колхоз ишегалдында оештырыла иде. "Сельхозснаб" ның кайчан сүтелгәнен белмим. Җитмешенче елларда анда агачтан төзелгән ике фатирлы йорт бар иде. Аларда почта хезмәткәрләре яшәде.

4 нче тыкрык - Кооператив урамыннан уңга - Ыкка төшә.Тыкрыкның уң ягында - икмәк пешерү комбинаты, китап кибете, сул ягында культмаг эшләде. Шунда ук ике катлы агач йорт - тегү артеле бар иде. Каршы якта - пищекомбинат (халык аны пищепром дип тә йөртте). Сугыш вакытында фронтка чыпта капчык белән кипкән бәрәңге озаттылар. Анда прәннек, тышы бәрәңге, эче кишер, чөгендердән пирожкилар, морс, сугыштан соң хәтта әче балга кадәр саттылар. Кышын тозлы кыяр, тозлы яшел помидор, тозлы кәбестә белән тәэмин итеп торды. Өлкәннәр "Пищепром"ның тел йотмалы прәннекләрен, "Школьная" кәнфитләрен хәзер дә сагынып сөйлиләр.

6 нчы тыкрык - хәзерге Мәҗит Гафури урамы, Бакча, Банк, Пятилетка урамнары аша колхозга илтте. Кооператив белән кисешкән урында ике катлы агач йорт - военкомат бар иде( сул якта). Уң якта алты почмаклы йорт - "Пищекомбинат" конторасы иде. Ике катлы агач йорт элек мәчет вазифасын үтәгән. Аның мулласы Мөслимнең иң бай кешесе - Хәсәнша улы Гариф булган.

6 нчы тыкрыкны узгач, сул якта бик зур таш кибет бар иде. Ул әле культмаг, әле азык-төлек кибете булып торды. Уң якта тагын бер тыкрык булып, ул Йөзәй дип атала иде. Ыкның башка урыннарындагы ярлары биек булгангадыр, бала-чагага суны шунда гына керергә рөхсәт иттеләр. Су төбе комлы, вак ташларына кадәр күренеп тора иде. Шушы тыкрык башына, урамга терәп диярлек, агачтан кибет салдылар.1970 елда агачтан автовокзал төзелде.

Кооператив урамында урнашкан иң зур кибет - универмаг халыкка сәүдә хезмәте күрсәтте. Сиксәненче елларда район кулланучылар җәмгыяте үзенең ике катлы бик зур конторасын салдырды.

7 нче тыкрык - Бакча, Банк, Пятилетка урамнарын кисеп, элеккеге район клубын (хәзерге ЖКХ гаражы) Кооператив белән тоташтыра. Хәзерге Колхоз урамы, сул почмакта алтмышынчы елларга кадәр агачтан төзелгән кечкенә азык-төлек кибете эшләде. Уң якта (Кооператив белән Колхоз урамы кисешкән урын) агачтан ашханә иде. Алтмышынчы елларда универмаг салдылар. Алардан 4-5 йорт аша ике катлы агач бинада саклык кассасы иде. Пушкин белән Кооператив кисешкән урында уң почмакта башта балалар бакчасы (сугыш елларында да бар иде) эшләде, аны соңрак ясле итеп файдаландылар. Шул почмактан Катмышка таба хәезерге мәчет каршындагы күпергә кадәр Казан ягыннан килгән кешеләр яшәгән. Аларның мәетләрен бүгенге зиратка күмдермәгәннәр. Тупылларын кистереп, чыршы үсентеләре утыртылган иске зират казанлылар зираты булган. Казанлылар зиратына күмелгән иң соңгы кешеләр: Әкрам Шакиров (математика укытучысы), әти-әнисе һәм бер малае.

Илленче елларга кадәр зиратның Катмыш ягында басу иде. Юлның уң ягында агач свайларда зур гына бүрәнәләрдән төзелгән такта түбәле корылма бар иде. Аны "глубинка" дип йөрттеләр. Анда икмәк саклаганнар. Ашлыкны шуннан ат белән Яр Чаллыга ташыганнар. Аннан ул бинаны хәзерләүләр конторасына биреп, йомырка склады ясадылар. Бина җитмешенче еллар башында, ут чыгып янды.

1954-1955 елларда, Мөслимгә нефтьчеләр килеп, йортлар төзи башладылар. Базалары хәзерге МСО ишек алдында иде. Азык-төлек белән тәэмин ителү ул чорда искиткеч авыр булды. Акчалылар дөге, ак он кебек продукциягә кинәнде. Мөслим халкы беренче тапкыр кыш көне базарда мандарин күрү, акчалылар исә анннан авыз итү бәхетенә дә ирештеләр.

Икмәк пешерү комбинаты, коры сөт заводы, хуҗалыкара төзелеш оешмасы, 5 нче санлы Бөгелмә ПМК сы участогы 1955 -1965 еллар тирәсендә төзелгән булырга тиеш.

Кооператив урамындагы элеккеге универмаг (соңыннан райпо конторы булды) каршында шимбә саен кече базар (кичке базар дип тә йөрттеләр) була торган иде. Ул урак өстендә генә эшләмәде. Халыкның: "Кичке базар шундый шәп булды, он, суган очсыз иде", - дип сөйләнгәне хәтердә калган. Авыллардан сату белән килүчеләр, куна калып, икенче көнне олы базарга чыгалар иде. Якшәмбене "Олы базар көн" дип йөрттеләр. Алтмышынчы елларга кадәр язгы ташу вакытында базар территориясе су астында кала иде. Базар хәзерге сабантуе үтә торган парк урынында иде. Тик 50 метр чамасы бу табарак. Базар койма белән әйләндерелгән, ат, машина белән керү өчен төп капка булып, тышкы якта ат бәйләү өчен җайланмалар бар иде. Олы капкадан кергәч, уң яклап түбә астында ит, май, бал сату өчен стелкалар куелган. Сатучылар өчен утыргычлар, ит чабу өчен ит бүкәннәре көйләнгән. Капка төбендә үк сыер, сарык, кәҗә сатучыларга бәйләп кую өчен җайланмалар да эшләнгән иде. Капкадан кергәч тә сул якта чана, арбадан сатучылар өчен урын тәгаенләнгән. Анда суган, он, чабата, итек, кыяр, кавын, карбыз, кишер, шалкан, кәбестә саттылар.

Урта бер җирдә - чикләвек, көнбагыш, йомырка, йомарлаклы май, вак товар (сагыз, тарак, каптырма, сәдәф, җеп, кармак, тәмәке…) сатучылар. Базарның көньяк өлешендә кибетләр өчен бурадан корылма. Көньяклап та кибетләр тезелеп киткән. Сәүдәгәрләр, иртүк урын алып, көндезге сәгать 12 ләргә кадәр басып торалар иде.

Мөслим базары тирә-якка танылган, данлыклы булды. Ялкау булмаган халык ит, май, бал, йомырка, яшелчәсен сатып, салымын түләде, гаиләсен ашатты, киендерде. Суган һәм яшелчәне күбрәк Казанчы, Островка урыслары сата иде. Балны - горбуновкалылар, көнбагышның иң тәмлесен -усылылар, чикләвекне бикмәчлеләр сатты. Гадәттә киелгән кием саталар иде. Халык алгандыр инде. Яңа кием-салым сатучыны спекулянт дип кудылар, я тотып алып киттеләр. Базарның хуҗасы бар иде. Элек тә урын өчен акча җыю бар иде. Базарчы булып, озак еллар Гыйзетдин абый Хөснетдинов эшләде. Кыска буйлы булгангамы, аны "Гыйзди Чүкәнәй" дип йөрттеләр. Базар булмаган көнне аның территориясенә чебеш тә керә алмады.

Сабантуйлар базарның тышкы ягында - көньякта (хәзерге "Мелиорация" оешмасы урыны) үткәрелде. Сабантуй башлануга, бер арада койма алынып куела. Базарның калган территориясе тездән печәнлек булып, базарга килүчеләр утырып ял итәләр иде.

Бакча урамы (ул. Садовая)

Мин белә - белгәннән бирле(1970) ул урам Садавай дип йөртелә иде. Исеме 1940 нчы елларда бирелгән булса кирәк. Урамга 1925 нче елга кадәр үк килеп утыра башлаганнар.1925 нче елда зур янгын булып, олы бер урам янып беткән. Ашатыкрыгын (Урожайная) күпердән килгәндә сул яклап шул урам тәшкил иткән булырга тиеш. Янгыннан соң халык көнбатышка күчеп утырган. Янгыннан саклану максаты белән, һәр йорт өянке агачы, тополь утырткан. Әле 1950 - 1980 нче еларда да әле өстән караганда, агач ябалдашлары кушылып, урам чын урман юлын хәтерләтеп тора иде.

Урамның М.Гафури урамы белән кисешкән урынына кадәр бернинди дә оешмалар яки корылмалар юк иде кебек. М.Гафурины үтү белән, сул яклап таштан салынган бина бар. 1970 нче елларга кадәр, Совет чорыннан башлап, ул район архивы булып торды. 1975 нче елда булса кирәк, архив элекке авыл хуҗалыгы управлениесе бинасына күчерелде. Совет власте елларына кадәр эре байлар шул урамда яшәгән. Колхоз урамы белән кисешкән уң як почмакта, элекке милиция бүлеге урнашкан җирдә, Мөслимнең иң бай кешесе Хәсәнша байның йорты булган. Бер улының хәтта С.Петербургта белем алуы да мәгълүм. Кызганычка каршы, шул улы, Мөслимгә кайтып, 40 яшен дә тутырмыйча вафат булган.Хәсәнша карт биләмәсе бик биек таш койма белән әйләндерелгән иде.1980 нче елга кадәр йорты милиция идарәсе булып хезмәт итте. Соңыннан милиция работниклары өчен тулай торак ролен үти башлады.

Каршы як почмакта авыл Советы бинасы иде.1948 нче елларга кадәр 6 почмаклы йорт булып торды.Аннан соң яңаны салдылар.Хәзер ул Наҗия апалар планына керә булса кирәк.

Шул рәттән Пушкин урамына таба асты кирпечтән, өске өлеше агачтан ике катлы йорт бар иде.

Бакча урамының Пушкин урамы белән кисешкән урынында сул яклап бер оешма бинасы бар иде.Аның янында ат сарае иде. 50 нче еллар башында анда бик зур янгын булды.Каршы якта агачтан салынган парткабинет, каршы якта, алты почмаклы йортта, "Күмәк хуҗалык" исемле район гәзите редакциясе. Хәзер торак йорт . Парткабинет бинасын район музее итеп тә файдаландылар. Аның артында, агач бинада, зурлар китапханәсе, ә каршы якта 6 почмаклы шәхси йортның бер башында балалар китапханәсе иде. 1948 нче елның кышында әнкәй белән барып, китап алып кайткан истә калган.

Октябрь урамы белән кисешкәнгә кадәр гел торак йортлар булып, аларның барсында да гел мөслимлеләр иде. Ә менә Пушкинга килеп җиткәндә, уң яклап 2 рус гаиләсе бар иде:Зайцевлар, Четвертаковлар. Четвертаковлар күчеп китте, Зайцева Шура хәзер дә яши.

Бакча урамыннан соң 1950 нче елларга кадәр Октябрь урамының мәчет янындагы күпергә кадәр торак йортлар юк иде."Ат бүлнисе" (Ветлечебница) олы территория биләп тора иде.Мал бәйләү урыннары, ниндидер чокырлар күп иде анда.Мәктәптән башлап мәчеткә кадәр ике яклап та йортлар юк иде. Набережнаяурамы да 1950 нче еллардан соң барлыкка килде. Ул урында колхозның яшелчә бакчасы иде. Колхозчыларның хезмәт көненә шунда үстерелгән кыяр, кәбестә, кишер, шалкан, кызыл чөгендер өләштеләр. Ыктан кереп торган шактый зур гына су яшелчә бакчасына сибү өчен бик уңай( атлы арба белән кереп була иде). Көзен катыра башлау белән, шул тирә бала - чагасы өчен Петруш исемле каток була иде. "Петруш" хәзер танырлык та түгел. Мич чыгару өчен бик тә сыйфатлы балчыкны кем ничек тели, кайдан алырга тели, шуннан чокып бетергән, кайбер оятсызлар шул чокырларга хәтта чүп - чар да тутырган.

Һәр елны Октябрь урамы буйлап Лотфулла Мусиннар йорты яныннан (хәзер анда Мөҗәһит Әхмәтҗановлар тора) лицей ихатасы аша күпер астыннан көчле язгы басу суы төшә иде. Хәзерге ХПП ның юлга якын өлешеннән Каенлы күл суы төшә иде.Тавышы бөтен авылга ишетелеп торды. Нәкъ шул вакытта балаларны Каенлыкүлгә чыгаралар иде.Су олы юлның күпердән сул ягы буйлап Ыкка кушыла. Атлы, җәяүлеләр йөрмәслек булып, Ык өстен су баса, шарлавык тавышлары ишетелә. Кичкә таба халык шул күренешне карарга агыла торган иде.

Набережная урамы ( Яр буе урамы) 1950 нче еллардан соң төзелә башлады. Беренчеләрдән булып анда Вәлитов Гали, Шәйдуллин Нурулла абыйлар нигез корды.Аларга каршы якта буровойлар(нефтяниклар)ның барагы, аерым йортлары бар иде. Хәзер анда картлар йорты.1960 нчы елларда урамның уң ягында йортлар салына. Нигездә җир колхозда эшләүчеләр өчен бирелә.

Татарстан урамы элек Буровой урамы дип атала иде.Анда нигездә килгән кешеләр урнашты.

Рәшитов урамы(1980 нче елларда Пионерская дип атала иде) нигездә нефтьчеләр салынган йортлар, бараклардан тора иде. Шул урамның Ык елгасы башында нефтьчеләрең базасы булып, ул соңрак МСО га калды.

Кем ялгышлыгы белән булгандыр, ул турыда сүз ишетелмәде, 40 метр биеклектәге вышка утыртып(1954 нче еллар түгел микән) җирне бораулый башлагач, астан су бәреп, вышканы аудара.1 кеше үлә. Ничәдер еллар башта аннан су фонтан булып атып торды. Тонналап бетон да салып карадылар, суны тыя алмадылар.Бөтен түбән болынны су басты. 1975 -1980 нче елларда суны Җәлил поселогына - җир астына кудырдылар. Ул чорларда, суы җылы булганга, кер чайкарга без шул чишмә кебек кенә агып яткан суга килә идек.

Язманы хезмәт ветераны Әминә Мөҗипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама