Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шушы көннәрдә скверга А. Пушкинның монументы да урнаштырылачак

2015 ел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Казанда һәм республика районнарында яңа парклар ачыла, булганнары яңартыла, агачлар утыртыла.

Программа кысаларында 143 парк һәм сквер барлыкка киләчәк. Аларның 75е өр-яңадан төзелсә, 68нә капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу эшләр өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча каралган.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 14 август көнне Түбән Кама шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге ял һәм уку паркын ачты. Түбән Камага әлеге проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 67 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Җирлегебездә дә булган паркларны тәртипкә китерү, яшелләндерү һәм төзекләндерү максатыннан шактый эшләр башкарылды. "Нурлыгаян" паркы реконструкцияләнде, замана таләпләренә туры китереп яңартылды һәм үзгәрешләр кичерде. Районның барлык урамнарына да диярлек төрле агач-куаклар утыртылды. Бакча урамында утыртылган 70 төп декоратив алмагач, Җиңүнең 70 еллык аллеясенә ныклы бер нигез булды. Парклар һәм скверлар елы авылларга да яңа сулыш өрде. Авыл җирлекләрендә барлыгы 28 Җиңү паркына нигез салынды, территорияләренә агачлар утыртылды. Мөслимдә исә бу юнәлештәге иң күләмле эш Пушкин һәм Хафизов урамнарында бара. Пушкин урамында төзелүче сквер рус шагыйре Александр Пушкин исемен йөртәчәк. "Бүген сквер мәйданында күләмле эшләр бара - брусчатка җәелде, чәчәк клумбаларына җир әзерләнә. "Лэнд- сервис" җәмгыяте яшелләндерү эшләре белән шөгыльләнә. Балалар өчен уен мәйданчыклары да булдырылды. Инде һәйкәл урыны да ясалып бетү алдында. Шушы көннәрдә скверга А. Пушкинның монументы да урнаштырылыр дип уйлыйбыз", - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов.

Әлеге сквер ял өчен дә, иҗат һәм иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру өчен дә уңайлы итеп эшләнәчәк. "Яңа парклар булдыру һәм булганнарын үзгәртеп кору халыкта культуралы ял итү үзаңы тәрбияләчәк", - ди район башлыгы Рамил Муллин. Моннан тыш оешма-предпиятиеләр үз биләмәләрен яшеллеккә, чәчәкләргә күмеп, махсус ял урыннары булдыра башлады. Бигрәк тә балалар бакчалары, мәктәп коллективлары, мәдәният учреждениеләре, фантазияләрен эшкә җигеп, үзенчәлекле дизайн белән үз территорияләрен бизи. Район электр элемтәсе узелы бинасы янында да бу юнәлештә колачлы эш башланды. Гөлбакча кебек әллә каян балкып утырган Мөслимебез үз йөзен, кабатланмас гүзәллеген киләчәктә дә югалтмасын иде.

Материал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев