19 июнь 2016 яңалыклары
-
Нүрдидә абыстай 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе, Иске Чакмак авылында гомер итүче Шәрифуллина Нүрдидә Бәдертдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Нүрдидә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
-
27 ИЮНЬГӘ КАДӘР ОЗАЙТЫЛДЫ
2016 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен "АВЫЛ УТЛАРЫ" ("СЕЛЬСКИЕ ОГНИ") газетасына язылу 27 ИЮНЬГӘ кадәр озайтылды. Бәяләр аерым кешеләр өчен - 696 сум, оешмалар өчен - 784,08 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 300 сум.
-
Юллар министры Мөслимдә
Районыбызда эш визиты белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул, җирлегебездәге юлларның торышы начар булу сәбәпле, район башлыгы чакыруы буенча килде. Министрны район башлыгы җитәкчелегендәге делегация озата йөрде. Л. Сафин Мөслим - Актаныш, Мөслим - Яңа Сәет юнәлешендәге юлларның торышы белән танышты. Тат. Шуран авылы янындагы...
-
19 июнь - Россиядә медицина хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һөнәр ияләре. Райондашларыбыз, үзәк хастаханәдә, фельдшер-акушерлык пунктларында күптөрле авырулардан дәва алып, профилактика үтеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авыруларның савыгып аякка басуы, райондашларыбызның яхшы кәефе, җитештерүчән эшләве, гомер озынлыгы ак халатлы шәфкать ияләренең үз һөнәрләрен күңел биреп, намус белән башкаруына...